+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 Май 2022, 17:59

Яши генә күр, балакай!

Бөре районында яшәүче баланың гомере кыл өстендә.

Яши генә күр, балакай!
Яши генә күр, балакай!

Биредә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан 15 яшьлек укучы кыз комага киткән.

18 майда 17.00 сәгатьләр тирәсендә «УАЗ» автомобиле йөртүчесе, Бөре — Питяк автоюлы буйлап хәрәкәт иткәндә, 15 яшьлек кыз китеп барган мопед белән бәрелешә. Авариядә балигъ булмаган бала бик күп тән җәрәхәтләре ала һәм дәваханәгә салына.

Зыян күргән кыз комага киткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аңа ябык баш мие җәрәхәте һәм баш мие имгәнүе диагнозы куелган. Мәктәп укучысы - Бөре үзәк район дәваханәсенең реанимация бүлегендә. Аның хәле бик авыр, дип бәяләнә.

Юл һәлакәте шартларын тикшерү башланды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: