-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 Май 2022, 10:10

16 кеше койка ашап агуланган...

Кызганычка каршы, аларның икесен коткара алмаганнар.

16 кеше койка ашап агуланган...
16 кеше койка ашап агуланган...
Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, койкада натрий нитриты мөмкин кадәр рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып китүе ачыкланган. Үлем очраклары теркәлгән.

Башкортстан Республикасы буенча “Роспотребнадзор” идарәсе Мәскәүдә, Архангельск, Ярославль һәм Вологда өлкәләрендә натрий нитриты белән агулану очракларын теркәү турында хәбәр итә. Зыян күрүчеләрнең анамнезында Иваново өлкәсендә 29.04.20022, 27.04.22, 02.05.2022. датасы белән җитештерелгән “Студень столичной категории Б охлажденный" продуктын куллану билгеләп үтелә.

Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, продуктта натрий нитритының максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттыру билгеләнгән. Натрий нитриты тутырылган субпродукт дәваханә ятагына 16 кешене озаткан, аларның икесен коткарып кала алмаганнар, дип хәбәр итә “Ивановские новости”.

Агулануның барлык очракларына да "Роспотребнадзор" тарафыннан тикшерүләр үткәрелде, әлеге продукцияне сатуны туктатып торуга юнәлтелгән чаралар күрелә. Предприятиенең эшчәнлеге туктатылган. Шәхси эшкуарга һәм цех бригадирына гаеп белдерелгән. Суд гаепләнүчеләрне йорт арестына җибәргән.

“Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе әйләнештә әлеге продукцияне ачыклаган очракта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органнарына хәбәр итәргә, ә сатып алган очракта, аны кулланмаска киңәш итә", — дип кисәтә ведомствоның матбугат хезмәте.

 
 
 
Фото: .bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: