

"Хәзерге вакытта Луганск Халык Республикасында 40 табибыбыз һәм шәфкать туташы эшли, алар безнең тугандаш республикаларда яшәүчеләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә. Шунда ук безнең юл эшчеләре һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге белгечләр - 30га якын кеше эшли. Бер төркемдә төзелеш өлкәсендәге белгечләребез дә чыкты, алар яңадан тергезергә туры киләчәк объектларны бәяли.
Асфальт-бетон заводы юл инфраструктурасы төзелешен яхшы темплар белән алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Анда юллар бүген халык хуҗалыгын тергезү өчен мөһим. Донбасс республикаларына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча безнең планнарыбыз зур. Анда мәктәп автобусларын, медицина техникасын тапшырачакбыз, халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне дәвам итәчәкбез, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә зур эшләр башкарасы бар, ДНР һәм ЛНР ихтыяҗларын исәпкә алып, башка йөкләрне дә җибәрәчәкбез.
Республиканың барлык халкына аларның ярдәмчел булулары, мәрхәмәтле йөрәкләре һәм «без үзебезнекеләрне ташламыйбыз» принцибына иярүләре өчен зур рәхмәт белдерәсе килә. Русия Президенты һәм республика Башлыгының барлык йөкләмәләре дә үтәләчәк. Гомумән, Башкортстан Донбасска инде 800 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде", - диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.
«Бердәм Русия»нең республика төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов журналистлар белән сөйләшкәндә хәзерге вакытта төзелеш материаллары һәм белгечләр белән ярдәм итүгә басым ясалуын әйтте. Бүгенге колоннада -- 18 берәмлек техника , ул Красный Луч инфраструктурасын тергезергә ярдәм итәчәк.
Фото: bashinform.ru