+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 Май 2022, 05:10

“Ныклы, тотрыклы мөнәсәбәтләр булдыруга ышанабыз”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясенең Үзбәкстанга сәфәре зур башлангычларга нигез салды.

“Ныклы, тотрыклы мөнәсәбәтләр булдыруга ышанабыз”“Ныклы, тотрыклы мөнәсәбәтләр булдыруга ышанабыз”
“Ныклы, тотрыклы мөнәсәбәтләр булдыруга ышанабыз”
Республика Башлыгы Радий Хә­би­ров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе рәсми сәфәр белән Үзбәкстанда булды. Нукус аэропортында безнең делегацияне Каракалпакстан Республикасының Югары Со­веты Рәисе Морат Камалов каршы алды.
Тәүдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Нукустагы Игорь Савицкий исе­мендәге Каракалпакстан Республи­касы Дәүләт сәнгать музеенда булды.

Музей 1966 елда совет рәссамы, реставратор, этнограф һәм сәнгать белгече Игорь Савицкий башлангычы белән оештырыла. Белгечләр бәяләвенчә, бу – Урта Азиядә иң яхшы тупланмаларның берсе. Музей ЮНЕСКО белән берлектә оештырылган “Хорезмның алтын боҗрасы” туристик маршруты объектлары исемлегенә керә һәм Үзбәкстанда кеше иң күп йөрүче объектларның берсе булып тора.
Радий Хәбиров музей экспозициясе белән танышты, анда, аерым алганда, Башкорт АССРының халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы Александр Бурзянцев эшләре тәкъдим ителгән. Төбәк җитәкчесе Башкортстан һәм Үзбәкстан музейларының хезмәттәшлек итү, күчмә күргәзмәләр оештыру мөмкинлекләре турында фикерләре белән уртаклашты.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Каракалпакстанның Югары Советы рәисе Морат Камалов белән очрашты. Югары җитәкчеләр ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашу алдыннан төбәкләр җитәкчеләре Каракалпакстан башкаласы үзәге – Нукус-ситины реконструкцияләү проекты белән танышты.
– Башкортстан белән Каракалпак-станны күптәнге дуслык күперләре тоташтыра. Безнең туганлык элемтәләребезне кыпчак телләре берлеге, төрки гореф-гадәтләребез ассызыклый, – диде очрашуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Бүгенге көндә дә ике арада яхшы мөнәсәбәтләр саклана. 1976 елда Каракалпакстанда Башкорт АССРының әдәбият һәм сәнгать көннәре уза. Чирек гасыр элек безнең төбәкләр икътисади хезмәттәшлек турында килешүгә кул куя. Һәм бүген партнерлыкны яңа дәрәҗәгә чыгара алабыз.
Башкортстан Башлыгы Морат Камаловны Уфаның 2024 елда бәйрәм ителәчәк 450 еллык юбилеена чакырды.
Морат Камалов Башкортстан ягының даими эшләүче төбәкара эшче төркем булдыру буенча башлангычын хуплады.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Каракалпакстанның Министрлар Советы Рәисе Каһраман Сариев республика җитәкчеләре катнашлыгында төбәкара хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында протоколга кул куйдылар.
Радий Хәбиров, шулай ук, Үзбәкстанда келәмнәр җитештерү буенча иң эре предприятие – “СамАнтепГилам” җәмгыятендә булды. 2000 елда кечкенә туку фабрикасы буларак нигез салынган завод 20 ел эчендә Урта Азия һәм БДБ илләрендә келәм эшләнмәләрен җитештерү буенча әйдәп баручыга әверелә.
Радий Хәбиров продукция ассортименты белән танышты һәм предприятиенең мөмкинлекләрен югары бәяләде. Ул завод җитәкчелеген Башкортстанның индустриаль мәйданчыкларына килергә һәм келәм җитештерүне безнең республикада да локальләштерү мөмкинлекләре турында фикер алышырга чакырды.
Арытаба Радий Хәбиров республиканың рәсми делегациясе вәкилләре белән берлектә Сәмәркандның истә-лекле урыннарын карады. Экскурсия барышында кунакларны Сәмәрканд өл-кәсе хакименең инвестицияләр һәм тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары Ойбәк Мирзабәков озатып йөрде. Радий Хәбиров аның белән Уфадан әлеге шәһәргә турыдан-туры рейслар ачу һәм туризмны үстерү перспективалары турында фикер алышты.
– Башкортстан туристлары өчен Сәмәркандны ачасы килә. Безнең халык өчен монда сәяхәт итү мөмкинлеге булдыру мөһим – турлар, турыдан-туры рейслар оештырырга кирәк. Сәмәрканд – бүгенге шәһәрләр арасында иң борын-гыларның берсе һәм дөнья дәрәҗәсендәге эре туризм үзәге, – диде Радий Хәбиров. – Сәмәрканд архитектурасының күп кенә шедеврлары Тимуридлар империясе чорында төзелгән. Башкортстанда да Тамерлан һәм аның республика территориясендә булуы белән бәйле тарихи мирасыбыз бар. Чишмә районында XIV гасырның искиткеч һәйкәлләре урнашкан, һәм безнең бу урыннарны халык өчен ачу турында идеябез бар. Сәмәрканд, аның музей һәм тарихи комплекслары тәҗрибәсе безгә бик кирәк булачак.
Сәфәр кысаларында, шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәби-ровның Сәмәрканд өлкәсе хакиме Эр-кинҗан Турдимов белән очрашуы үтте.
Башкортстан Башлыгы сәфәр нәтиҗәләре буенча төбәкнең Сәмәрканд өлкәсе белән арытаба хезмәттәшлеге һәм берлектәге проектларны гамәлгә ашыру буенча “юл картасы” булдырачагын билгеләде.
Икенче көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың рәсми делегациясе вәкилләре белән бергә “Батырлыкка дан” мемориаль комплексына чәчәкләр салды һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алды.
Арытаба Радий Хәбиров Ташкент хоккейчысы Җиһангир Артыкходжаев белән бергә Җиңү паркы экспозициясен карады. Республиканың рәсми делегациясе Дан музеенда булды. Төбәк җитәкчесе мактаулы кунаклар китабында язу калдырды һәм ата-бабаларыбызның каһарманлыгы турында истәлекне мәңге саклауның мөһимлеге турында сөйләде.
Шул ук көнне Ташкентта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Ариповның эшлекле очрашуы үтте.
– Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә Үзбәкстан – Русия мөнәсә-бәтләре ныгый һәм яңа югарылыкка чыга. Анда төбәкара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелә, – диде Абдулла Арипов.
Радий Хәбиров республика делегациясен кунакчыл кабул иткән өчен Үзбәкстан ягына рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, аның составына Башкортстанның 96 бизнес вәкиле кергән.
– Без Башкортстан һәм Үзбәкстан бизнеслары өчен ишек ачу, төбәкара һәм эшлекле хезмәттәшлек мөмкинлекләрен арттыру өчен килдек, – диде Радий Хәбиров. – Соңгы ике елда, коронавирус пандемиясенә карамастан, ике арада товар әйләнеше күләме арткан һәм 110-115 миллион доллар тәшкил итә. Шулай да икътисади хезмәттәшлектәге мөмкинлекләр тулысынча ачылмаган дип уйлыйбыз. Шуңа күрә товар әйләнеше күләмен ярты миллиард долларга җиткерү максаты куярга һәм моңа омтылырга тиешбез. Моның белән даими шөгыльләнүче эшче төркем булдырырга телибез. Аңа хезмәттәшлекнең перспектив юнә-лешләрен анализлауны һәм тиешле “юл картасы”н әзерләүне йөкләтүне планлаштырабыз. Бу юнәлештә төгәл оештырылган эш бик кирәк, чөнки Үзбәкстан – безнең өчен иң мөһим һәм көчле партнерларның берсе.
Ташкентта Башкортстан рәсми делегациясенең Үзбәкстанга сәфәре кысаларында Төбәкара хезмәттәшлек форумы узды.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика делегациясенең әлеге сәфәре кысаларында Русиянең Үзбәкстандагы Сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиллеге офисы ачылу мөһим вакыйга булып тора. Яңа офисны Марсель Әсфәндияров җитәкли.
Форум эшен дәвам итеп, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы турында җентекле таныштырды.
Эшлекле программа кысаларында, шулай ук, Үзбәкстанның химия һәм тек-стиль сәнәгатендә кооперация куәтен тәкъдим иткән предприятие җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Форум ахырында Башкортстан белән Ташкент компанияләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы үтте. Үзбәкстанга сәфәр кысаларында Башкортстан делегациясе вәкилләре чит ил партнерлары белән 200 миллион долларга 19 килешү төзеде.
Шул ук көнне Радий Хәбиров Үзбәкстанда яшәүче башкорт диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Республика җитәкчесе Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевка һәм ил җитәкчелегенә биредә яшәүче барлык халыкларның, шул исәптән башкортларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен үстерү өчен шартлар тудырылуга рәхмәт белдерде. Очрашу ахырында активистларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Радий Хәбиров журналистлар белән очрашуда Үзбәкстанга сәфәр нә-тиҗәләре белән уртаклашты.
– Без Башкортстан белән Үзбәкстан төбәкләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү өчен бик зур потенциал булуын аңлыйбыз, – диде Радий Хәбиров. – Иң мөһиме – озайлы, тотрыклы, ныклы мөнәсәбәтләр урнаштырырга телибез. Башкортстан белән Үзбәкстан төбәкләре арасында хезмәттәшлек тагын да көчәячәк дигән, өмет белән китәбез.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас