

Быел утырышның темасы - "Этномәдәният күптөрлелеген, милләтара һәм диниара татулыкны саклауда Русия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе". Анда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, традицион конфессияләрнең дини лидерлары, Русия Федерациясе Федераль җыелышы, халыкара дини оешмалар вәкилләре катнаша.
- Безнең ил – миллионлаган мөселман өчен туган йорт, Ислам дөньясының аерылгысыз өлеше. Православие белән бергә Ислам - Ватаныбызның күп кенә халыклары өчен төп дин, - диде Радий Хәбиров. - Безнең республикада 2 миллионнан артык мөселман яши. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге 1400дән артык мәхәллә эшли. Безнең республиканың Ислам уку йортлары Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия илләрендәге уку үзәкләре белән хезмәттәшлек итә. Узган елда Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлангычы белән бездә Ислам мәгарифенә ярдәм итү буенча Евразия ассоциациясе төзелде. Ә быел сентябрьдә Идел буе Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында без Уфада Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Русия Ислам университетының яңа корпусларын ачачакбыз. Форсаттан файдаланып, сезне әлеге истәлекле вакыйгада катнашырга чакырам.
Дини берләшмәләр безнең ышанычлы партнерларыбыз булып тора. Без һәрвакыт социаль кимчелекләргә, экстремизм, терроризм һәм милләтчелек идеологияләренә каршы көрәштә ярдәм итүче хөрмәтле дини лидерлар тавышына колак салабыз.
24 февральдә, Президентның халыкка мөрәҗәгатеннән соң, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте үзенең дини идарәләре һәм миллионлаган мөселманнары исеменнән безнең ил һәм аның Президенты Владимир Владимир Путинның эш-гамәлләрен тулысынча хуплады. Ә безнең республиканың барлык конфессияләре лидерлары ксенофобиягә, ачыктан-ачык фашизмга һәм геноцидка каршы көрәштә дөньядагы диннәрнең көченә таянырга өндәделәр.
Русия халыклары дуслыгы - тарихның авыр чорларында аеруча ачык күренә торган бердәмлек, ул безгә аеруча ныклык запасы бирә. Без бергә теләсә нинди, иң катлаулы сынауларны да үтәрбез, дип ышанам.
Фото: glavarb.ru