21 майда Уфаның Октябрь районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Кашкадан” паркында булды. Паркны агымдагы елның 12 июнендә — шәһәр һәм Русия көнендә ачарга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, саегуы һәм суының чәчәк атуы аркасында Кашкадан күлен төзекләндерү мәсьәләсен хәл итү күп көч таләп итте. Хәлне төзәтү өчен күлне тулысынча киптерделәр, төбен чистарттылар һәм тирәнәйттеләр. 40 меңгә якын йөк машинасы ләм, пычрак һәм көнкүреш чүп-чары чыгарылган. Хәзер күл төбендә махсус балчык йозагы урнаштырылган, ул суны грунтның түбән катламнарына китүен тоткарлый.
Сулыкны пычратулардан саклау өчен күл периметры буенча яңгыр канализациясе сузылган. Ул кар һәм яңгыр сулары агымын, шул исәптән шәхси сектордан килүче суларны җыя һәм Маршал Жуков урамындагы коллекторга ташлый.
Төзекләндерүнең беренче этабында шулай ук инженерлык коммуникацияләре үткәрелгән, яр буе формалаштырылган, яңа агачлар һәм куаклар утыртылган.
Төзүчеләр төзекләндерүнең икенче этабына узган ел ахырында керешкәннәр. Паркта шулай ук дүрт амфитеатр, ял итү зоналары өчен биш навес, таганнар каралган.
Килүчеләргә уңайлы булсын өчен паркка шәхси сектор ягыннан да керү каралган. Анда Озерная урамыннан баскыч төзелеше тәмамланып килә.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, “Кашкадан " Русиядә сулыкта урнашкан иң яхшы паркларның берсе булачак.
– Форсаттан файдаланып, Уфа һәм республика халкын 12 июньдә, шәһәр һәм Русия көнендә, “Кашкадан” паркы ачылуына чакырам. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы чаралар күп булачак. Биредә су сыйфатлы, су коенырга була, без ай саен су пробаларын “Роспотребнадзор”га анализга тапшырабыз, — диде Радий Хәбиров. — Күлдәге эшләрне без тәмамлыйбыз, биредә барысы да яктыртылачак, үзәктә – музыкаль фонтан. Катамараннар чыгарырга планлаштырабыз. Рестораннар ачылуын көтәбез. Бәлки, кемдер яхтклубка килергә теләр, без моны хуплыйбыз. Сөенәм һәм горурланам!
Фото: glavarb.ru