+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Май 2022, 05:35

Республикада көчле кар яуган

Синоптиклар алдагы көннәрдә дә бик сөендерми.

Республикада көчле кар яуганРеспубликада көчле кар яуган
Республикада көчле кар яуган

Бүген төнлә Әбҗәлил районына кар яуган. Берничә сәгать эчендә берничә сантиметр кар басып киткән. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр буенча, Учалы һәм Бөрҗән районнарында да шундый ук хәл күзәтелә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Әбҗәлилдә кар яву бүген көндез дә дәвам итәчәк әле.

"Һава шартлары начараю сәбәпле, төбәк буенча Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләргә юл кагыйдәләрен катгый үтәргә, хәвефсез дистанцияне сакларга, артык маневрлардан качарга һәм һава шартларын исәпкә алып тизлек режимны сайларга тәкъдим итә", - дип итә республика буенча ЮХДДИ идарәсе.

Башкортстанда алдагы көннәрдә дә һава температурасының түбәнәюе көтелә.

“Арктик һава массасы килеп керү сәбәпле, республика буенча һава температурасы төнлә 0, +5 градуска кадәр түбәнәячәк, аязытканда һавада һәм туфрак өслегендә -3 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал, көндез +6,+12 градуска кадәр булачак. Төрле интенсивлыктагы яңгырлар, урыны белән кар явачак. Шулай ук көндез республиканың аерым районнарында боз-борчак явуы мөмкин", — дип хәбәр итәләр “Башгидрометүзәк”тә.

 

Фото: .bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас