– Русия төбәкләрендә Ишкәкле каналлар төзелешен тәмамлау шулай ук спортчыларыбызның потенциалын шактый ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Сергей Лавров. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында Русия Ишкәкле слалом федерациясе җитәкчеләренә республикада спортның бу төрен үстерүгә аерым игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде.
Республика Башлыгы Башкортстан ишкәкле слалом универсаль спорт комплексының икенче чиратын проектлауга чыгуын, аны 2024 елга төзергә планлаштырылуын билгеләп үтте.
- Мин Ишкәкле слалом федерациясе конференциясенә җыенганда, безнең спортчылар һәм халкыбыз сезгә шуны тапшыруны сорады, Сергей Викторович, сез һәм Русия Чит ил эшләре министрлыгы командасы илебез хакына дөнья аренасында тырышлык салган өчен сезне чиксез хөрмәт итәләр, – диде Радий Хәбиров.
Конференциянең ахырында Русия Ишкәкле слалом федерациясе спортчыларын һәм тренерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Аерым алганда, Токиода узган 2021 елгы Олимпия уеннарында катнашкан Алсу Миназова һәм аның тренеры Валентина Егорова Мактау грамоталарына лаек булды.
Фото: сайт Главы РБ