Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сүз барды.
Беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләвенчә, Үзбәкстанга сәфәр барышында безнең делегация вәкилләре 300ләп очрашу үткәргән һәм 200 миллион долларлык 19 килешү төзегән.
17 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нукустагы Каракалпакстан Республикасының Игорь Савицкий исемендәге дәүләт сәнгать музеенда булды.
Алга таба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Каракалпакстанның Кенес Жокаргасы (Югары Совет) рәисе Морат Камалов белән ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча очрашты.
Моннан тыш, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы линиясе буенча ике яклы очрашулар узды. Яклар сөт продукциясе җитештерү буенча тәҗрибә уртаклашты һәм Каракалпакстанга башкорт продукциясен – он, шикәр, көнбагыш мае китерү мөмкинлеген карады.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сәмәрканд өлкәсе хакиме Эркинжон Турдимов белән очрашты. Алар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать, эшлекле һәм мәдәни-мәгариф элемтәләрен ныгыту турында фикер алыштылар.
Башкортстан делегациясе, шулай ук, илдә келәмнәр җитештерү буенча иң эре «СамАнтепГилам» предприятиесендә булды. Радий Хәбиров завод җитәкчелегенә Башкортстанда келәм җитештерүне локальләштерергә тәкъдим итте.
18 майда Ташкентта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Ариповның эшлекле очрашуы булды. Анда үзара товар әйләнешен һәм инвестицияләрне арттыру мәсьәләләре каралды.
Сәфәр кысаларында безнең делегация шулай ук Башкортстан Республикасы белән төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты. Анда Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең икътисади потенциалын тәкъдим итте.
Форум ахырында Башкортстан белән Ташкент компанияләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды.
Оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров бизнес-миссияне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Үзбәкстанга бару бик бай һәм нәтиҗәле булды. Бу безнең республиканың иң зур чит ил бизнес-миссиясе иде. Без өч төбәктә – Каракалпакстан, Сәмәрканд һәм Ташкент өлкәләрендә булдык. Үзбәкстан икътисад һәм социаль өлкәдә бик яхшы динамика белән үсә. Без чит ил партнерларының безнең республикага карата бик зур кызыксынуын күрдек, - диде Радий Хәбиров. - Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән эшче төркем төзү һәм безнең хезмәттәшлекнең юл картасын эшләү турында килештек. Уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча бизнес-элемтәләр һәм тәкъдимнәребез бар инде.
Башкортстан Башлыгы шулай ук республика Хөкүмәтенә Үзбәкстанның оптималь транспорт маршрутлары һәм мөһим мәдәни-тарихи объектларда булу мөмкинлеге булган туристик сәфәрләрен үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
- Бу җәйдә үк Үзбәкстанга туристлар агымы өчен мөмкинлекләр булдыру мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең халык бу илнең уникальлеген, матурлыгын һәм кунакчыллыгын лаеклы бәяләр дип ышанам.
Фото: Сайт Главы РБ