+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 Май 2022, 08:13

“Сез – безнең өметебез һәм таянычыбыз”

Премьер-министр Андрей Назаров Уфаның 160нчы лицеенда Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрү тантанасында катнашты.

“Сез – безнең өметебез һәм таянычыбыз”“Сез – безнең өметебез һәм таянычыбыз”
“Сез – безнең өметебез һәм таянычыбыз”

– Илебез Президенты Владимир Путин хуплаган башлангыч – уку атнасын дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару тантанасыннан башлау – мәктәп укучыларын патриотик рухта тәрбияләү өчен бик мөһим карар булып тора. Ул үсеп килүче буында гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, – диде Андрей Назаров. – Кадерле балалар, сез – безнең өметебез һәм таянычыбыз. Мәктәптә алган белемнәрегезне республика үсешенә һәм чәчәк атуына юнәлтерсез дип ышанабыз.
Русия дәүләт флагын күтәрү хокукы сәнгать буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы призеры, 9А сыйныфы укучысы Регина Мөгътабаровага бирелде. Башкортстан дәүләт флагын күтәрү хокукы фәнни-гамәли конференция призеры, 11А сыйныфы укучысы Аделия Ахуновага тапшырылды.
Флагларны күтәрү тантанасыннан соң Андрей Назаров 160нчы лицейның сыйныф бүлмәләрен, китапханәсен һәм азык-төлек блогын карады. Ул биредә уку өчен яхшы шартлар тудырылганлыгын, шулай ук, ашханәдә әзерләнгән ризыкның сыйфатлы булуын билгеләп үтте.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас