+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 Май , 21:30

Янгыннар булмасын!

Башкортстанда республика территориясендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү программасы кабул ителәчәк.

Янгыннар булмасын!
Янгыннар булмасын!


Бүген Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын үткәрде, анда төбәк территориясендә табигый янгыннардан янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Премьер-министр, узган ел тәҗрибәсен исәпкә алып, бу мәсьәләдә системалы мөнәсәбәт кирәклеген билгеләп үтте.
Программа турында тулырак итеп республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2021 елда, нигездә, республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә урманнар янган. Аларны сүндерү барышында ачыкланган кайбер җитешсезлекләрне хәл итү программаның нигезенә салынган. Ул, беренче чиратта, Урал аръягын янгыннардан саклауга юнәлтелгән, чөнки бу территорияләр табигый янгыннарга аеруча дучар. Төп максат - бу учакларны иртә ачыклау һәм утның торак пунктларга күчүенә юл куймау.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, программаның I этабын тормышка ашыру өчен 160 миллион сумнан артык финанслау каралган инде, өстәмә ихтыяҗ – 91,3 миллион сум. Программаның II этабын тормышка ашыруга өстәмә финанслау ихтыяҗы 1,6 миллиард сум дип бәяләнә.

Утырыш ахырында Андрей Назаров программа табигать янгыннары мәйданнарын киметергә, халыкның үлеменә һәм имгәнүенә юл куймаска ярдәм итәчәк, дип ассызыклады. Премьер-министр республика Хөкүмәте карары проектын хуплады һәм аны гамәлгә ашыруга керешергә кушты.

Фото: rubradmin.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в