

- Агымдагы елның март башыннан 19 мең 119 километр автомобиль юлы тикшерелде. Бу - асфальт-бетон өслекле гомум юлның 97 проценты. 72 меңнән артык юл полотносы дефекты бетерелгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 30 процентка диярлек күбрәк. Бу юл катламындагы җитешсезлекләрне бетерү буенча бирелгән эш темпларының яхшы нәтиҗәләргә китерүе турында сөйли, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә асфальт-бетон өслеге булган төбәк әһәмиятендәге юлларның 100 проценты тикшерелгән.
- Муниципалитетларның күбесе тикшерү эшләрен төгәлләде, яшел зонада - 8 шәһәр һәм 41 район, - дип ассызыклады Александр Булушев.
Фото: рravitelstvorb.ru