Кичә оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада Көрәш сараен төзү якын-тирә территорияне төзекләндерү белән бергә алып барылырга тиешлеген ассызыклады. “Анда мәктәп төзергә, поликлиниканы тәртипкә китерергә, юлларны ремонтларга кирәк. Эш җитәрлек. Территория бик зур, балалар күп яши. Без Көрәш сарае өчен яхшы урын сайладык, дип уйлыйм”, — диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров, шулай ук, Башкортстан Спорт көрәше федерациясенең Ветераннар советы рәисе Нурулла Хисмәтуллинга һәм федерациянең вице-президенты Радмир Хәйруллинга республика Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Моннан соң Торатауда Сабантуйлар үтмәячәк. Киңәшмәдә төбәк Башлыгы шушы хакта хәбәр итте. Ул үткән ялларда шунда булган, урындагы халык, галимнәр белән сөйләшкән һәм шундый фикергә килгән. “Бу чарага 60 меңләп кеше килә, бөтен җир таптала. Ә бит Торатау — республиканың энҗе бөртеге. Халык биредә яшәүче сапсаннарның (лачынның бер төре) зур стресс кичерүен әйтте. Торатауда чаралар үткәрмәячәкбез”, — диде Радий Хәбиров һәм туристлар өчен барлык шартларны да тудырырга, киңкүләм республика чараларын үткәрү өчен икенче урын табарга кушты.
Билгеле булуынча, 17-18 майда Башкортстан делегациясе Үзбәкстан Республикасына эшлекле сәфәр кылды. “Үзбәкстан сәнәгать һәм социаль юнәлештә бик нык үсешә, анда өйрәнерлек нәрсәләр бар. Аларның безнең республикага, аның икътисадына һәм мәдәниятенә карата кызыксынуы зур”, — диде беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов һәм рәсми делегациянең Үзбәкстанга сәфәре нәтиҗәләре турында җентекле чыгыш ясады.
Быел дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру ковидка кадәр булган вакытка әйләнеп кайта. Аттестат алу өчен барлык 11нче сыйныф укучылары да, югары уку йортларына керү-кермәүләренә карамастан, урыс теле һәм математика буенча имтихан тапшырачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин белдерде.
БДИда катнашучылар арасында иң популяр фәннәр — профильле математика һәм җәмгыять белеме. Гадәттәгечә, информатикага, биоло-гиягә, физикага, химиягә һәм тарихка зур кызыксыну саклана.
9нчы сыйныфны тәмамлаучылар дүрт имтихан: урыс теле, математика һәм сайлап алу буенча ике фәнне тапшырачак.
Башкортстан Башлыгы бөтен ке-шегә үрнәк күрсәтергә һәм коронавирус инфекциясеннән ревакциналанырга карар иткән. Киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин белдерүенчә, муниципалитетларда халыкны COVID-19дан ревакциналау актив бара. Бүгенге көнгә 513 меңнән артык кеше шушы эшне башкарган. Агымдагы елның 31 августына кадәр Башкортстанның 1,1 миллионнан артык кешесенә ревакцина эшләтү планлаштырыла.
Азат Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, бүген барлык муниципалитетларда да халыкның 80 проценты вакцина ясаткан. 47 районда колачлау 100 процентка җиткән.
Чарада язын үзәккә үткән иң җитди проблемаларның берсе — юллардагы чокырларны ямау мәсьәләсе дә каралды. 23 майга 19 119 километр юл тикшерелгән, бу асфальт-бетон өслекле юлларның гомум озынлыгының 97 процентын тәшкил итә. 114 меңнән артык җитешсезлек ачыкланган, шулардан 72 мең 300 дефект бетерелгән (63 процент).
Радий Хәбиров юлларга билге салу эшенә аерым игътибар юнәлтте, чөнки бу – юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләсе.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.