+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Мая 2022, 11:10

Ватцапта контракт буенча хезмәткә чакыралар...

Бу ни дигән сүз микән?

Ватцапта контракт буенча хезмәткә чакыралар...Ватцапта контракт буенча хезмәткә чакыралар...
Ватцапта контракт буенча хезмәткә чакыралар...

Башкортстан халкының мессенджерларында - ватцапларда, социаль челтәрләрдә 49 яшькә кадәр, күп дигәндә дүрт баласы булган һәм хөкем ителмәгән ирләрнең хәрби комиссариатка килергә чакыруы турында хәбәрләр тарала.

Башвоенкомат"ның гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Рамил Баһаветдинов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Русия Кораллы Көчләрен контракт буенча хәрби хезмәткәрләр, шул исәптән запастан чакырылучылар белән планлы комплектлау бара.

"Бу эшне "Башвоенкомат" контракт буенча чакыру пункты белән бергә алып бара. Хәрби бурычлыларны яшәү урыны буенча, шул исәптән телефон аша да хәрби комиссариатларга чакыралар. Бу - мобилизация түгел, ә хәрби комиссариатларның планлы, көндәлек эше», — дип аңлатты Рамил Баһаветдинов.

Уртача алганда, елына контракт буенча меңгә якын кеше хезмәт итәргә китә. "Һәркемнең алган акчасы төрлечә. Ул хезмәт итү шартларына, функцияләренә һәм квалификацияләренә бәйле. Ел саен Русия Оборона министрлыгы план җибәрә, һәм контрактчылар саны, контракт буенча чакырылучыларның үзләренә карата таләпләр дә үзгәрә», — диде ул.

фото: ТАСС

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас