+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Май 2022, 10:27

"Росреестр" да эшкуарларга ярдәм итәргә әзер

Электрон рәвештә җирне теркәү бик күп мәшәкатьләрне юкка чыгара.

"Росреестр" да эшкуарларга ярдәм итәргә әзер"Росреестр" да эшкуарларга ярдәм итәргә әзер
"Росреестр" да эшкуарларга ярдәм итәргә әзер

Эшкуарлык атналыгы кысаларында "Росреестр"ның Башкортстан идарәсе Әбҗәлил, Баймак районнары һәм Сибай шәһәре буенча муниципальара бүлек башлыгы урынбасары Светлана Чабан республика шәһәрләре һәм районнарының бизнес-шерифларына Эшкуарлыкка ярдәм итү өчен "Росреестр"ның төбәк идарәсе тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләде.

- Бизнесны уңышлы алып бару өчен кыска вакыт эчендә күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү кирәкле шарт булып тора һәм бу инде хәзер үк электрон сервисларга мөрәҗәгать итү юлы белән мөмкин. Башкортстанда күчемсез милекне электрон рәвештә теркәүгә кергән гаризаларны карау вакыты 2 эш көненнән артмый. Күпфункцияле үзәк офислары аша документлар тапшырганда индивидуаль эшкуарлар һәм юридик берәмлекләр өчен теркәү вакыты ике тапкыр диярлек кыскартылган һәм 5 эш көненнән дә артмый, - диде Светлана Чабан.

Ул билгеләп үткәнчә, "Росреестр"ның электрон сервисларын куллану бизнес тарафыннан елдан-ел арта бара. 2020 елда юридик берәмлекләр тарафыннан бирелгән электрон гаризалар өлеше 32 процент булса, 2021 елда – 41процент, агымдагы елда – 46 процент. 2022 ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 50 процентка кадәр җиткерергә кирәк, бу республика эшкуарлары арасында күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәү буенча электрон ысулны популярлаштыру нәтиҗәсендә дә мөмкин булачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас