+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 Май 2022, 09:00

Андрей Назаров Төзүчеләр ассоциациясенең күчмә утырышында катнашты

Уфада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча төбәк Төзүчеләр ассоциациясенең күчмә утырышы булды. Уфаның җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, инфраструктура һәм торак төзелеше үсеше өчен "инфраструктура менюсы" механизмы буенча фикер алыштылар.

Андрей Назаров Төзүчеләр ассоциациясенең күчмә утырышында катнаштыАндрей Назаров Төзүчеләр ассоциациясенең күчмә утырышында катнашты
Андрей Назаров Төзүчеләр ассоциациясенең күчмә утырышында катнашты

«Архстроинвестицияләр» мәйданчыгында төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Компания Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Русия икътисадының система барлыкка китерүче оешмалары исемлегенә керә. Күчемсез милек базарында оешма 27 ел. Бу вакыт эчендә гомум мәйданы 500 мең квадрат метрдан артык булган 44 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган.

Премьер-министр объект белән танышты. Аның фикеренчә, «Архстройинвестицияләр» проекты тормышка ашырылган «Цветы Башкирии» торак комплексы комплекслы төзелешнең уңышлы үрнәге булып тора. Комплекс территориясендә 1650 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 180 урынлы балалар бакчасы төзеләчәк.

- Монда без бу алымны сыйфатлы гамәлгә ашыруның бер мисалын күрәбез. Төзүче фатирларны планлаштыруга, фасадларны декорацияләүгә, ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә, аларны җиһазлауга, тулаем торак массивта яшәүчеләрнең булачак файдалану сценариен формалаштыруга да игътибар белән карый, - дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров.

Төзүчеләр ассоциациясе утырышы барышында Премьер-министр хәзерге вакытта инвестицион-төзелеш циклының артык процедураларын киметү һәм торак төзелешенә ярдәм итү эшенә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас