

"Безнең икътисад алдында торган мәсьәләләр шартларында Башкортстан сәнәгать кластерларын үстерүгә басым ясый, - дип яза ул. - Предприятиеләрнең мондый берләшүе импортка бәйлелекне киметергә, яңа эш урыннары булдырырга һәм тулыкыйммәтле җитештерү чылбырларын уңышлы төзергә, ахырда кулланучыларга реализацияләргә мөмкинлек бирә.
Мисал - Башкортстанның мебель кластеры, ул илдә беренче булып Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертелде. Анда катнашучылар 775 миллион сумлык проектларны тормышка ашырырга планлаштыра. Якындагы 3-4 елда әлеге кластер предприятиеләрендә 1200дән артык кеше эшләячәк.
Тагын без булдыра торган пилотсыз авиация кластеры югары хезмәт хакы түләнә торган 5 мең эш урыны тәэмин итәчәк. Биредә пилотсыз очу аппаратлары өчен компонентлар һәм мәгълүмати системалар чыгарылачак.
Башкортстан - кластерларны үстерүдә яңа алымнар кертү буенча Русиянең пилот төбәкләренең берсе. Уфаның бүген «Яңа икътисади шартларда предприятиеләр кооперациясе» Халыкара конгрессы өчен мәйданчык булуы очраклы түгел. Безгә илнең 40тан артык төбәге делегацияләре килде, безнең партнерлар - Иран, Беларусь, Казахстан, эре чит ил компанияләре вәкилләре. Алар Русия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе директоры Андрей Викторович Шпиленко белән кластер үсеше, Халыкара кооперация, резидентлар ала торган субсидияләр һәм преференцияләр мәсьәләләре буенча фикер алышты, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты".