+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 Май 2022, 13:00

Янә җиде юл буе комплексы төзеләчәк

Алар кайсы трассаларда урнашачак?

Янә җиде юл буе комплексы төзеләчәкЯнә җиде юл буе комплексы төзеләчәк
Янә җиде юл буе комплексы төзеләчәк

Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт министрлыгы юл буе сервисы өлкәсендә 1,05 миллиард сумлык җиде инвестиция проектын карады.

- Хәзер республикада юл буе сервисын үстерү буенча актив эш алып барыла. 2020 елның октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Юл буе сервисын устеру концепциясе расланды, аның нигезендә министрлык тарафыннан бу юнәлештә системалы эш алып барыла, - диде министр Алексей Гусев.

Беренче проект 5 ягулык салу комплексы төзүне күздә тота. Комплекслар Р-240 «Уфа - Ырынбур», М-5 «Урал» федераль автомобиль юллары буенча һәм «Уфа - Инҗәр - Белорет» төбәк юлы буенча, Куергазы, Стәрлетамак, Бүздәк һәм Белорет районнары территорияләрендә урнашачак.

Инвестицияләр күләме 1 миллиард сумнан артык булачак. Бу 125 яңа эш урыны да булдырачак.

Икенчесе -"Таналык" кунакханә комплексын төзү, аңа автостоянка, йөк/җиңел машиналар өчен автомойка, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станциясе, шиномонтаж, автозапчастьләр кибете, минирынок, төзелеш маркеты, супермаркет, кафе, хостел, Баймак районындагы "Сермән - Амангилде - Баймак" муниципальара автомобиль юлында.

Инвестицияләр күләме 25 миллион сум тәшкил итәчәк. Яңа эш урыннары саны - 24.

- Өченче проект туклану пункты, даруханә, минимаркет төзүне күздә тота, ул, шулай ук, урындагы фермер продукциясен сату бүлеген үз эченә алачак. Комплекс "Уфа - Бөре - Яңавыл" төбәк автомобиль юлы буенда урнашачак, - дип сөйләде Алексей Гусев.

Инвестицияләр күләме 24,43 миллион сум тәшкил итәчәк. Проекттан социаль нәтиҗә 20 эш урыны булдыруда чагылыш табачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас