+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Мая 2022, 09:23

Салым хезмәте идарәсендә - яңа җитәкче

Аны хәзер Андрей Агапов җитәкләячәк.

Салым хезмәте идарәсендә - яңа җитәкчеСалым хезмәте идарәсендә - яңа җитәкче
Салым хезмәте идарәсендә - яңа җитәкче

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе коллективы белән очрашты. Очрашуда Федераль салым хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара инспекциясе башлыгы Антон Закамский Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең яңа җитәкчесе Андрей Агаповны тәкъдим итте.

Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Андрей Агапов республиканың торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе – Башкортстанның Баш дәүләт торак инспекторы вазыйфасыннан азат ителде. Башка указ белән аның вазыйфаларын үтәү республиканың торак төзелешен күзәтү идарәсе рәисе урынбасары Артур Дәүләтшинга йөкләтелде.

Очрашу кысаларында Федераль салым хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара инспекциясе башлыгы Антон Закамский Федераль салым хезмәтенең төбәк идарәсе эшендә ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан Идел буе федераль округында салым хезмәте эше, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга мәҗбүри түләүләр керү күрсәткечләре буенча лидерлар рәтендә. Антон Закамский, Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенч идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов коллективның ышанычлы эшен, хакимият органнары, предприятиеләр һәм оешмалар, республика халкы белән хезмәттәшлекне тәэмин итәргә тиеш, дип өстәде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров салым хезмәте коллективы эшенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм яңа җитәкчегә салым түләүчеләр белән хезмәттәшлекне оештыруда уңышлар теләде.

- Республиканың салым хезмәтен җитәкләү - зур җаваплылык. Без сезне профессиональ осталык һәм компетенцияләргә ия булган белемле җитәкче буларак беләбез. Яңа вазыйфаларны уңышлы башкарырсыз дип ышанам, – диде Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас