

Беренче мәсьәлә буенча Премьер-министр, узган ел тәҗрибәсен исәпкә алып, яңа системалы караш кирәклеген билгеләп үтте.
– Узган елда урман янгыннарына бәйле хәл шактый катлаулы булса да без аны җиңә алдык. Әмма, бу тынычланырга сәбәп түгел. Агымдагы ел башыннан 39 урман янгыны булды. Әлегә узган елгы күрсәткечләрдән түбән, әмма бу күрсәткеч тә игътибар таләп итә. Системалы эшне оештыру зарур, – диде Андрей Назаров.
Программа турында тулырак Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сөйләде.
– Программа ике этапта гамәлгә ашырылачак: беренчесе – агымдагы елга, озайлысы 2023-24 елларга исәпләнгән. Беренче этапның төп чаралары – янгын-коткару вертолеты, биш яңа автоцистерна һәм 21 берәмлек тагылма янгын техникасы сатып алу, – диде Фәрит Гомәров.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, программаның беренче этабын гамәлгә ашыру өчен 160 миллион сумнан артык финанслау каралган, өстәмә ихтыяҗ – 91,3 миллион сум. Программаның икенче этабына өстәмә финанслау ихтыяҗы 1,6 миллиард сум дип бәяләнә.
Арытаба “Башкортстан экологиясе һәм табигый ресурслары” дәүләт программасын актуальләштерү турында фикер алыштылар.
Табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы Нияз Фазылов хәбәр иткәнчә, дәүләт программасы 49 максатлы күрсәткечкә ирешүгә юнәлтелгән чараларны үз эченә ала. Бу “Экология” гомумдәүләт проекты максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә. Тоташ алганда, узган ел нәтиҗәләре буенча барлык күрсәткечләргә ирешелгән.
Шулай ук, утыршта “Башкортстанда физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәтен үстерү” дәүләт программасын актуальләштерү мәсьәләсе каралды.
Андрей Назаров искәртүенчә, агымдагы елда спортны финанслау, 2020 ел белән чагыштырганда, 1,2 тапкыр диярлек арткан.
– 2023 елда гомум финанслау күләме 4,8 миллиард сум тәшкил итәчәк, узган ел белән чагыштырганда, 40 процентка артык. Беренче чиратта, бу Уфаның 450 еллыгына багышланган эре спорт объектларын төзү белән бәйле, – диде Премьер-министр.
Моннан тыш, быелдан башлап, беренче тапкыр коммерция карамагында булмаган оешмаларга физкультура-киңкүләм чаралар үткәрү өчен 50 миллион сум грантлар бирелә.
Бу үзгәрешләр турында спорт министры урынбасары Сергей Алопин хәбәр итте.
Арытаба чарада 2035 елга кадәр Башкортстан туризмын үстерү стратегиясе хупланды.
Туризмны үстерү стратегиясен раслау турында эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов сөйләде. Стратегияне әзерләү барышында Русиядә һәм дөньяда иң яхшы тәҗрибәләр өйрәнелгән, проблемаларны һәм чишелешләрне структуралаштыру өчен бизнес һәм республика башкарма власть органнары катнашлыгында өч стратегик сессия үткәрелгән.
– Төп максат – сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукт булдыру, туризм хезмәтләренең һәркем өчен уңайлы булуы, бизнесны уңышлы үстерү өчен шартлар тудыру. Бурычлар арасында – туристлар агымын елына 2,6 миллионнан 5 миллионга, туриндустрия күләмен 13тән 25 миллард сумга кадәр арттыру, – диде Рөстәм Афзалов.