Бу көнне Уфада барлык буын чик сакчылары Җиңү паркына, традиция буенча, бер-берсен бәйрәм белән котларга, ветераннарга хөрмәт күрсәтергә һәм һәлак булганнарны искә алырга җыелдылар.
Чара кысаларында хәрби сәнгать буенча күрсәтмә чыгышлар һәм чик буе юнәлешендәге кадет сыйныфларында укучылар чыгыш ясады. Һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады, аннан соң чик буе хезмәте ветераннары тантаналы марш белән узды.
Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников һәм Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы урынбасары Олег Иванов Мәңгелек утка һәм «Барлык буын чик сакчыларына дан» һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Бәйрәм чаралары Стәрлетамакта да узды. Бүген Жуков исемендәге скверда Рөстәм Газизов, Стәрлетамак шәһәре һәм районының хәрби комиссары Рөстәм Кантимеров, Чик буе гаскәрләре ветераннары, аларның туганнары һәм якыннары һәлак булган солдатларны искә алдылар.
Фото: Башинформ