+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май , 21:10

Бүген Уфага МЧСтан Александр Чуприян килде

Радий Хәбиров һәм Александр Чуприян Донбасстан мәҗбүри күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктында булдылар.

Бүген Уфага МЧСтан Александр Чуприян килде
Бүген Уфага МЧСтан Александр Чуприян килде


Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү буенча (МЧС) министрының беренче урынбасары, эчке хезмәт генерал-полковнигы Александр Чуприян "Связист" профилакторие базасында вакытлыча урнаштыру пунктында булдылар. Бер ай элек анда Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 209 мәҗбүри күченүче килгән иде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Александр Чуприян күченүчеләр белән аралаштылар, «Связист» профилакториендагы яшәү шартлары белән таныштылар, медпунктны, ашханәне, документларны рәсмиләштерү зонасын карадылар.

Донбасстан килгән балаларның әти-әниләре мәктәп укучыларын укыту мәсьәләләрен тиз арада хәл иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Май аенда республикага килгән барлык укучылар мәктәп парталары артына утырдылар һәм көллияткә укырга керделәр.

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Баталина, күчеп килүчеләрнең күбесен Русия гражданлыгын алу, эшкә урнашу, балаларны һәм яшүсмерләрне укуга кабул итү кызыксындыра, дип билгеләп үтте.

Фото: Сайт Главы РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в