

Капитан Рөстәм Галләмов белән булган бу очракны күпләр оныткандыр инде, ә кайберләре бу хакта бөтенләй ишетмәгәндер. Моннан 20 ел элек, 2003 елның 17 маенда, Уфаның “МВД мәктәбе” тукталышыннан ерак түгел Мөбарәков һәм Мокъсинов урамнарындагы йортлар арасында тирән пычак яралары алган 45 яшьлек ир-егет табыла.
Шул вакытта Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтының криминология һәм җинаять-башкару хокукы кафедрасының уку-методик кабинеты начальнигы, эчке хезмәт капитаны Рөстәм Галләмов эштән кайтып килгән була. Яралы кешене күреп, ул кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” чакырта, аннары үзе дә җинаять урынына килгән криминаль милиция начальнигы подполковнигы А. Шурухин җитәкчелегендәге Уфаның Киров районы эчке эшләр идарәсенең тикшерү-оператив төркеме эшенә кушыла.
Җинаятьчеләрнең эзенә төшүне күптән түгел явып узган яңгыр авырайта. Галләмов иң беренче булып яралы ир яткан Мөбәрәков урамы 10нчы йорт подъездларының берсенә илткән кан тапларын күрә. СССР Дәүләт иминлеге комитетының Чик буе гаскәрләрендә армия хезмәтен үткәндә алган эзтабар осталыгының менә кайда кирәге чыга. А. Шурухин һәм Р. Галләмов шикле подъезддагы катларны җентекләп тикшерә башлыйлар. Җиденче катта Рөстәм Мәсгуть улы тугызынчы катта су түккән тавышны һәм ишек ябылуын ишетә. Капитан тиз генә өске катка йөгереп менә һәм фатирларның берсе янында юылып бетмәгән кызыл таплар күрә: аның хуҗалары кан тапларын юк итәргә тырышкан була.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ишеккә шалтырата. Аларга исерек ир һәм хатын ача. Әлеге парны көтелмәгән кунаклар бик гаҗәпләндерә. Сорау алу барышында шешәдәшләр барысын да таный, хуҗабикә спиртлы эчемлекләр кулланып утырганда өченче кеше белән ачуланыша һәм пычакка үрелә. Арытаба җинаятьчеләр фатирдагы кан эзләрен юа, яралыны урамга чыгарып ташлый һәм баскыч мәйданчыгындагы кан эзләрен юк итәргә була.
Авыр җинаятьне ачуда актив катнашкан һәм зыян күрүченең гомерен коткарган өчен капитан Р. Галләмовка Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты җитәкчесе, генерал-майор Ф. Б. Мөхәммәтшин боерыгы белән рәхмәт белдерелә.
Бу Рөстәм Мәсгуть улының һөнәри вазыйфаларын үтәү генә түгел, ә хокук тәртибе һәм гаделлек өчен көрәшкә алынуының дистәләгән очракларының берсе генәдер. Моңа балачактан ук өйрәтелгән ул: тәрбия һәм җаваплылык аны һәрвакыт дөрес юлдан алып бара.
80нче елларда аның Комсомол характеристикасында түбәндәге юлларны укыган идем: “Рөстәм Галләмов Дондагы Ростов дәүләт университеты икътисад факультетының сәяси икътисад бүлегендә укыды, системалы рәвештә шөгыльләнде, иң җитди дисциплиналарны өйрәнүдә кыенлыклар кичермәде. Белгечлеге буенча төпле белемле, киң фәнни һәм мәдәни күзаллавы белән аерылып тора, студентлар өчен оештырылган фән атналыгының даими катнашучысы. Үтә дә җаваплы һәм эшне тиз башкара. Галләмовның идея ягыннан инанганлыгы аның актив тормыш позициясенең нигезен тәшкил итә: Рөстәм – профбюро әгъзасы, авыл хуҗалыгы эшләрендә, ДНДда дежур торуда яшьтәшләре өчен үрнәк. Һәрвакыт иптәшләре фикеренә колак сала, ярдәмгә килергә әзер, дуслыкның кадерен белә”.
Нәкъ менә шушы эшлекле һәм әхлакый сыйфатлары Рөстәм Мәсгуть улына тормышта күп нәрсәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Отставкадагы полиция майоры озак еллар Уфа юридик институтында эшли, булачак офицерларны һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен әзерли.
Тумышы белән ул Ярмәкәй районының Рәтамак авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларында күп ярмәкәйлеләр фронтка китә һәм әйләнеп кайта алмый. Алар арасында Галләмовлар нәселеннән унике кеше бар. Рөстәм Галләмовның әтисе яугир Мәсгуть Исмәгыйль улы, үз теләге белән фронтка китеп, Смоленск фронтында сугыша, дүрт тапкыр яралана, әмма исән кала һәм арытаба илебезне дошманнан азат итүдә катнаша. Җиңү белән, күкрәге тулы медальләр белән әйләнеп кайта. Сугыштан соң аңа Ватан сугышы ордены тапшырыла. Мәсгуть Исмәгыйль улы Галләмов турындагы материал “Алар җиңү белән кайтты” 15 томлыгына кергән.
Әтисе белән әнисе 8 балага гомер биреп, тәрбияләп үстерә, аларның һәркайсы югары белем ала. Рөстәм, яшьтәшләре кебек үк, патриотлык рухында тәрбияләнгән, фронтовикларның фашист гаскәрләренә каршы ничек сугышуы турында сөйләгәннәрен бирелеп тыңлаган. Әлбәттә, егетләр хәрби булырга һәм Ватанны сакларга хыялланган, “Зарница” хәрби-спорт уеннарында катнашкан. Боларның барысы да аңа киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итә.
Р. Галләмов Совет-Румыния чиген-дә СССР КГБ Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Чик сакчысы булып хезмәт иткәндә Галләмов заставада дәүләт чиген бозучыны тоткарлый. Бу турындагы сюжет үзәк телевидение аша да күрсәтелә. Рөстәм Мәсгуть улының хезмәт-тәшләре белән Хөкүмәт поездын саклау очрагы да була. Ул Румыния чигеннән КПСС Үзәк комитеты Генеральный секретаре Леонид Брежневның Болгариягә сәфәре вакытында уза.
Демобилизациядән соң Рөстәм Галләмов Дондагы Ростов дәүләт университеты икътисад факультетының сәяси икътисад бүлегенә укырга керә, аны тәмамлагач, Башкорт авыл хуҗалыгы институтында фәнни хезмәткәр, аннары хәрби заводта участок начальнигы булып эшли. 90нчы елларда Рөстәм Мәсгуть улы тормышында үзгәрешләр була: ул Уфа милиция югары мәктәбе укытучысы була. Арытаба уку йорты Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты итеп үзгәртелә. Икътисад теориясе укытучысы, укыту-методика кабинеты җитәкчесе вазыйфасында эшли. Биредә ул 20 ел хезмәт сала, I, II һәм III дәрәҗә “Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгында мактауга лаек хезмәт өчен” медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Институт җитәкче-легеннән иллеләп бүләккә ия.
Моннан тыш, хәрби-патриотик һәм җәмәгать эше, яшьләргә, курсантларга, булачак Ватанны саклаучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, Мәскәү су транспорты академиясенең Уфа филиалыннан армия һәм флотның данлы традицияләрен даими пропагандалау, Русия Федераль иминлек хезмәтенең Чик буе хезмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм тугрылыгы өчен, сугыш ветераннарына игътибар һәм кайгыртучанлыгы, иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәткән өчен Башкортстан Ветераннар комитетыннан мактау грамоталары, Вячеслав Фетисовтан Уфада урыс көрәше буенча чемпионат оештыруга һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен I дәрәҗә диплом; патриотлык темасын актив яктырткан һәм Русия Кораллы Көчләренең данлыклы традицияләрен дәвам иткән өчен, Башкортстан Журналистлар берлегендә һәм республика матбугатында патриотик эшне пропагандалаган өчен бүләкләргә лаек булды.
Рөстәм Галләмов, лаеклы ялда да республиканың басма киңкүләм мәгълүмат чаралары белән актив хезмәттәшлек итә, язмаларында яшь буынга хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү темасын күтәрә. Төрле яктан үсеш алган кеше буларак, Уфа шәһәре, республика һәм тулаем илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына кагылышлы төрле темаларга мәкаләләр яза. Аңа вакыйга урыныннан репортажлар, очерклар, интервьюлар язу җиңел бирелә. Аның язмалары бик күп республика гәзитләрендә басыла. Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең “Ветеран” гәзитенең даими авторы да ул.
Аның мәкалә геройлары — хезмәт-тәшләре һәм иҗтимагый оешмаларның партнерлары. Рөстәм Мәсгуть улы һөнәри телдә якташларыбызның хәрби хезмәте турында сөйли, аларны яшьләргә үрнәк итеп куя, Русия Геройлары, генерал, адмираллар, илебезнең оборона сәлә-тен ныгыту һәм хәвефсезлеген саклауга зур өлеш керткән диңгезчеләр, десантчылар, чик сакчылары, хәрби очучылар һәм спортчылар турында бәян итә.
Аның язмаларының бары тик исемнәре генә дә күп нәрсә турында сөйли ала: “Контр-адмирал Пенкинның шәхси тәрбия мәктәбе” (танылган якташыбыз, контр-адмирал А. А. Пенкин турында); “Капитанның тынгысыз йөрәге” (якташыбыз, 1 ранг капитаны Р. Ф. Биктимеров турында); “Фән батыры” (Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Европа табигый фәннәр академиясе академигы, профессор Д. А. Еникеев турында); “Барлык буын чик сакчыларының легендасы” (Советлар Союзы Герое, чик буе хезмәте полковнигы Н. Ф. Карацупа турында); “Шулай булды, бар һәм булачак” (Чик буе гаскәрләре ветераннары җыены турында).
Дөресен генә әйткәндә, һәр журналист һәм Журналистлар берлеге әгъзасы да контрразведка турындагы гади булмаган һәм үзенчәлекле теманы яктыртуга алынмый. Укучылар өчен профессионалның төпле һәм аңлаешлы итеп язылган материаллары бик кыйммәтле. Авторның язмалары илебезнең бер гасырлык хәрби контрразведкасы тарихы турында бик күп мәгълүматларны үз эченә ала. Бу мәсьәләләрне тирәнтен белгән кеше генә булган вакыйгаларны җентекле һәм объектив чагылдыра ала, аның мате-риалларын барлык белем бирү учреждениеләре укучылары, югары уку йортлары студентлары куллана ала.
Галләмовның “Вечерняя Уфа” гәзитендәге күптән түгел басылган башкаладагы Офицерлар йорты турындагы материалы аеруча зур әһәмияткә ия. Уфа гарнизоны Офицерлар йорты яныннан көн саен меңләгән кеше уза, ләкин күпләр бүгенге көнгә кадәр бөтен кешегә дә таныш булган бинаның мәдәни, тарихи, архитектура кыйммәтләре турында белеп җиткерми. 1904 елда төзелгән йорт 1992 елдан бирле архитектура һәйкәле булып тора, Башкортстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кертелгән һәм дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш. Рөстәм Мәсгуть улы мәкаләсендәге уникаль мәгълүматлар белән хәтта Башкортстан Фәннәр академиясендә дә кызыксыналар һәм аны фәнни журналда бастыралар. Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлекләре әгъзалары сафына кабул ителгән отставкадагы полиция майоры бу абруйлы исемне тулысынча аклый.
Бүген исә Рөстәм Мәсгуть улы Украинадагы вакыйгалар өчен борчыла. Дөньядагы киеренке хәлләр һәм Русия чикләре янында дошманнар хәрби көчләрен туплаган вакытта хәрбиләрдән аеруча югары дәрәҗәдә физик һәм рухи әзерлекле булу таләп ителә. Шуңа күрә ветераннар яшьләр арасында зур хәрби-патриотик эш алып бара. Рөстәм Мәсгуть улы фикеренчә, әгәр элек яшьләр арасында армиядән качып калу тенденциясе күзәтелсә, хәзер Ватанны саклау теләге зур. Яшьләр ветераннар белән әңгәмәләрне бик җанлы кабул итә.
Ветераннар билгеле җырдагыча “Пограничник на посту к государственной границе подпускает лишь весну” дигән сүзләргә ышана.
Чик сакчылары көне белән Сезне, Рөстәм Мәсгуть улы! Шулай ук үзләрен ил чикләрен саклауга багышлаган барлык якташларны ихлас котлыйбыз!
Мәүлидә ЯКУПОВА,
Башкортстан Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре, Русиянең атказанган журналисты.