

Бүген Мәчетле районында "Карагай" шифаханәсе базасында төбәк муниципалитетлары башлыклары өчен республика башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре катнашлыгында семинар уза. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнаша.
Төбәк җитәкчесе үзенең чыгышында республиканың икътисад һәм социаль өлкәсе үсешенең бүгенге шартларында муниципалитетларның төп бурычларын билгеләде.
- Без бергә коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең катлаулы чорын уздык. Украинадагы махсус операция барышында Ватанны саклаучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итәбез, Донбасс халкына ярдәм итәбез, - диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта безнең алда чакырулар күп әле. Республика халкының иминлеге ситуацияне ни дәрәҗәдә дөрес бәяли алуыбызга, кабул ителгән карарларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуына бәйле.
Урындагы хакимиятнең өстенлекле бурычлары арасында Башкортстан Башлыгы икътисадны үстерүне һәм эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүне, шулай ук актуаль мәсьәләләр буенча халык белән конструктив диалог урнаштыруны атады.
- Санкцияләр шартларында инвесторларны җәлеп итүгә зур игътибар бирү, теләсә нинди, хәтта зур булмаган эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү мөһим, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Һәм, һичшиксез, без халык алдында үз социаль бурычларыбызны тулысынча үтәргә, аларны борчыган мәсьәләләр буенча бергәләп карарлар кабул итү өчен алар белән даими аралашырга тиеш.