+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Май 2022, 10:00

Уфада янгын-коткару спорты буенча халыкара ярышлар старт алды

Аны Александр Чуприян ачты.

Уфада янгын-коткару спорты буенча халыкара ярышлар старт алдыУфада янгын-коткару спорты буенча халыкара ярышлар старт алды
Уфада янгын-коткару спорты буенча халыкара ярышлар старт алды

28 майда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларнып нәтиҗәләрен бетерү буенча министрының беренче урынбасары Александр Чуприян Дуслык кубогына һәм «Алтын штурмовка» призына янгын-коткару спорты буенча халыкара ярышларны ачтылар.

Ярышларда катнашу өчен Беларусь һәм Үзбәкстаннан командалар килде. Аларның көндәшләре - Русия һәм Башкортстан җыелма командалары. Күзәтүчеләр сыйфатында Һиндстаннан коткаручылар да килгән.

Ачылыш тантанасында Русия гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Александр Чуприян билгеләп үткәнчә, онлайн-трансляция ярдәмендә бу ярышларны дөньяның 59 иленнән вәкилләр күзәтә, һәм спортчыларга лаеклы чыгыш ясауларын һәм җиңүләр теләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мондый чараларның янгыннарны сүндерү һәм кешеләрне коткару буенча гамәли күнекмәләр эшләү өчен аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

- Бүген янгын сүндерү-коткару спорты буенча халыкара ярышларны кабул итү - безнең өчен зур дәрәҗә. Коткаручылар беренче булып безгә ярдәмгә килә. Спортчыларга гадел көрәш һәм барлык янгын сүндерүчеләргә коры җиңүләр телим, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстан буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйповка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының аэромобиль группировкасы өчен ике автобус ачкычын тапшырды. Исегезгә төшерәбез, ел башыннан республика 30 берәмлек янгын-коткару техникасы, шул исәптән Күмертау авиация заводында җыелган вертолетны тапшырды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас