

Предприятиенең генеральный директоры Наил Низаметдинов 2020 елның декабреннән биредә - «Спутник V» вакцинасы, ә 2021 елдан «Спутник Лайт» вакцинасы чыгарылуы турында сөйләде. Бу узган ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексына 259,7 процентка җитәргә мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта продукция күләме 69,1 миллиард сум тәшкил иткән.
Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров полимер флаконнарда һәм пластик ампулаларда инъекцион эретмәләрнең яңа производствосын карадылар. Бу проектка 918 миллион сум инвестиция керткәннәр һәм 125 эш урыны булдырганнар.
– «Фармстандарт-УфаВИТА» предприятиесендә, тулаем республика сәнәгатендәге кебек үк, инвестпроектларны актив тормышка ашыралар, аларга шактый акча салалар, – диде Радий Хәбиров. – Бу Башкортстан икътисадына санкцияләр шартларында да яхшы темплар белән үсәргә мөмкинлек бирә.
Фото: glavarb.ru