+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Май 2022, 09:05

Турист маршрутларында сак булыгыз!

Җылы көннәр башлану белән туристлар республика елгалары буйлап походларга юлланачак. Сез дә салда йөзәргә җыенасызмы? Эшне нәр­сәдән башларга? Маршрутны ничек сайларга?

Турист маршрутларында сак булыгыз!Турист маршрутларында сак булыгыз!
Турист маршрутларында сак булыгыз!

Русиянең атказанган коткаручысы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте начальнигы Владимир Темашев шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертте.

Кайсын сайларга?

– Туристлар арасында Зур Инҗәр елгасындагы “Сарышта” шиверы, Сакмар елгасындагы – Яман-таш, Кече Инҗәр елгасындагы – “Айгыр”, Ләмәзе елгасындагы – Кара елга һәм Җилем елгасындагы Кысык бусагалары аеруча популяр.

Мәгълүматны кайдан алырга?

– Коткаручылар локацияләрен күрсәтеп, популяр маршрутлар турында мәгълүматны Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында “СПЛАВЫ” сылтамасы буенча карарга мөмкин.

Теркәлү узыгыз!

– Еш кына ашыгыч хезмәтләргә югалган туристларның туганнары мөрәҗәгать итә. Коткаручыларга эзләү оештыру өчен төркемнең урынын билгеләү авыр.
Шуңа күрә маршрутка чыгар алдыннан коткаручылар Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органнарында теркәлү узарга киңәш итә, аны онлайн режимда эшләргә мөмкин.

Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре нинди?

– Туристларның оешкан булмавы, экипировка җитмәү, спиртлы эчемлекләр куллану.

Хәвефсезлек чараларын төгәл үтәү зарур!

– Салда йөзгәндә махсус ныгыту системасы белән җиһазландырылган коткару жилетында булырга кирәк. Суднодан егылып төшкән очракта, мондый ныгыту системасы коткару жилетына өскә күтәрелергә һәм баш аша чыгып китәргә мөмкинлек бирмәячәк. Коткару жилетындагы барлык эләктергечләр кешегә туры килерлек итеп җайланган һәм каптырылган булырга тиеш, жилет тәндә буш торырга, әмма, шул ук вакытта, хәрәкәт итәргә комачауларга да тиеш түгел.
Караңгы вакытта салда йөзү катгый тыела. Елгаларда өемнәр, иске күперләр конструкцияләре, арматура, очлы ташлар, тар урыннар, “тараклар” була, алар төнлә хәтта тыныч елгаларда да куркыныч тудыра.

Спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыела!

Походка баш киемсез чыгарга ярамый (кояш сугу һәм тән пешү ихтималы кояш нурлары судан чагылу аркасында арта). Ә яз көне салда йөзгәндә каскалардан файдаланырга кирәк!
Һәр судно коткару кирәк-яраклары һәм запас ишкәк белән җиһазландырылырга тиеш. Тукталу урыныннан (лагерьдан) чыгып китәр алдыннан бу хакта маршрут җитәкчесенә хәбәр итү мөһим.
Әгәр сез коммерция турына барырга уйлагансыз икән, инструкторлар санын һәм квалификациясен ачыкларга кирәк. Инструкторларның тәҗрибәсе зур булырга, ягъни аларның, сез барасы маршрут белән чагыштырганда, катлаулырак маршрутлар узу тәҗрибәсе булырга тиеш. Салда йөзү чараларының ниндиләре булачагын алдан ачыклагыз, чөнки кайбер фирмалар салда йөзүне сыйфаты шикле булган кулдан ясалган судноларда оештыра.
Салда йөзүгә җаваплы карарга һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Коткаручылар эше ничек оештырылган?

– Коткаручыларга, суга егылып төшүчеләрне коткарып калудан тыш, еш кына тәннәре киселгән яки бәрелгән, шулай ук талпан тешләгән очракта да мөрәҗәгать итәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коткаручылар инде бәлагә юлыкканнарга гына булышмый. Аларга консультация сорап мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин һәм шулай кирәк тә.
Коткаручылар хәвефсезлек постларында алда куркыныч участок һәм туктарга кирәк, дигән кисәтүле баннерлар элә. Тик кешеләр бу чакыруны төрлечә кабул итә – кемдер ярдәм сорарга ояла, кемдер маршрутны дәвам итәргә рөхсәт итмәсләр, дип курка. Әмма максатыбыз башка – кисәтү һәм ярдәм итү. Бу маршрутны берничә тапкыр узсагыз да, судноның, хәвефсезлек чараларының, йөкне ныгытуның торышын һәм экипажның барлык әгъзаларының әзерлеген тикшерү өчен бусаганы үтәр алдыннан тукталып, барысын да күздән кичерергә кирәк.

Анык мисал

Узган елда Зур Инҗәр елгасындагы вакытлы пост коткаручыларына (“Сарышта” шиверы бусагасы) Чиләбе шәһәреннән ял итәргә килгән 6 турист утырган катамаран килеп туктый. Экипаж әгъзаларының берсе –36 яшьлек ирнең йөзү вакытында хәле начарлана, аңа медицина ярдәме кирәк була.
“Сарышта” шиверы чигендә элемтә юк, коткаручылар мәгълүматны спутник телефоны буенча җиткерә. Моннан тыш, җир өсте транспорты белән бару мөмкинлеге юк, бердәнбер чыгу юлы, бу агым буенча салда түбәнрәк йөзү.
Туристны су маршрутыннан эвакуацияләү өчен кичекмәстән Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте коткаручылары җибәрелә. Коткаручылар “вездеход”та медикларны Ремаштага кадәр китереп җиткерә, аңа кадәр туристлар мөстәкыйль рәвештә салда йөзгән. Медиклар иргә кирәкле ярдәм күрсәтә, шуннан соң коткаручылар барысын да Инҗәр поселогына китерә. Калган 5 турист маршрутны дәвам иткән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас