31 майда Казанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Хәвефсезлек Советы Секретаре Николай Патрушевның күчмә киңәшмәсендә катнашты.
Демография һәм авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуда шулай ук Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, төбәк җитәкчеләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә авыл территорияләренең мөһим ресурс булуын билгеләп үттеләр. Русиядә авыл халкының өлеше халыкның чиреген тәшкил итсә дә, аларның илнең икътисадый үсешен, азык-төлек һәм экологик хәвефсезлекне тәэмин итүгә керткән өлеше зур әһәмияткә ия. Шуңа бәйле рәвештә дәүләт бу территорияләрне үстерүгә, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә аерым игътибар бирә.
– Идел буе федераль округында авыл җирендә 8 миллион кеше яши – бу округ халкының өчтән бере диярлек, — диде Игорь Комаров үз чыгышында. – Шуңа бәйле рәвештә, халыкны эш белән тәэмин итүнең югары дәрәҗәсенә ирешү, социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеге, авыл халкының тормыш-көнкүрешен тәэмин итү стратегик мөһим бурыч һәм һичшиксез дәүләтнең өстенлекле бурычы булып тора. Безнең илнең үсеше авыл территорияләрен үстерү буенча бурычларны хәл итүдән башка бердәм һәм нәтиҗәле була алмый.
Киңәшмәдә катнашучылар ярлылыкны киметүгә, торак шартларын яхшыртуга, авыл халкының сәламәтлеген ныгытуга, шулай ук авылда мәгариф һәм мәдәният өлкәсен үстерүгә юнәлтелгән кабул ителгән стратегик документларның үтәлешен карадылар.
Фото: glavarb.ru