+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Май 2022, 14:00

"Уртак файда өчен бергә эшләячәкбез"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Уртак файда өчен бергә эшләячәкбез""Уртак файда өчен бергә эшләячәкбез"
"Уртак файда өчен бергә эшләячәкбез"

"Башка төбәкләрдәге коллегалар үпкәләмәсен, тик безнең өчен Татарстандагы кардәшләребездән якыннар юк. Кайчагында төрле игълан ителмәгән ярышлар оештырсак та, безнең икътисад структурасы буенча охшаш республикаларыбыз бер-берсен бик яхшы тулыландыра.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән 2019 елдан бирле гамәлдә булган сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында 2022-24 елларга чаралар планын имзаладык. Икътисад, фән, мәдәният өлкәләрендә конкрет адымнар билгеләдек. Уртак файда өчен бергә эшләячәкбез, белем һәм тәҗрибә уртаклашачакбыз. Алга!" - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Фото: vk.com/radiyhabirov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас