

Алар ЛНР һәм ДНР балаларын бәйрәм белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. Балалар өчен уеннар һәм конкурслар белән бәйрәм оештырылды. Чара барышында алар үз теләкләре белән рәсемнәр ясады. Кемдер - курчак, кемдер - машина, ә кемдер песи баласын төшерде.
Руслан Насретдинов билгеләп үткәнчә, бу искиткеч балалар бәйрәме — туган йортларыннан еракта урнашкан балаларны сөендерер өчен тагын бер сәбәп.
- Сезнең теләкләрегез якын арада тормышка ашырылачак. Ә моның өчен сезгә яхшы укырга һәм ата-аналарны тыңларга кирәк, - диде ул.
Шулай ук Руслан Насретдинов ата-аналар белән аралашты, көнкүреш мәсьәләләре буенча фикер алышты, гаиләләрнең яшәү шартлары белән танышты. «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге алга таба да аларга ярдәм күрсәтәчәк.