

Документның яңа редакциясе нигезендә республика территориясендә битлек режимының гамәлдә булуы туктатыла.
Битлекләрне 65 яшьтән өлкән яшьтәге кешеләргә, шулай ук хроник авырулары булган кешеләргә файдаланырга киңәш ителә.
Моннан тыш, указ оешмаларга, биналарга, сәүдә үзәкләренә керү урыннарында термометрия үткәрү турындагы таләпне дә юкка чыгара.