Бүген, 2 июньдә, көн явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төнлә талгын, көндез уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +5,+10 градус, көндез +20,+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Һава торышы 3 июньдә дә сизелерлек үзгәрмәячәк.
Башкортстан буенча “Гидрометеорология” үзәге мәгълүматлары буенча, июньдә уртача айлык һава температурасы норма тирәсендә +17 градус көтелә. Айлык явым-төшем саны да норма чикләрендә 40-70 мм булачак, дип фаразлый белгечләр.
Русия “Гидрометеорология” үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд мәгълүматлары буенча, быел җәй салкын булмаячак. Әмма Вильфанд бик эссе җәй дә вәгъдә итмәде. Температура уртача — норма чикләрендә булачак.
Ә менә “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец июнь аенда илнең үзәк өлешенә җылы җәй киләчәк, дип белдергән иде.
"Июльдә җылы, эссе көннәр дә булачак, урта полосада нормадан 0,5-1 градуска, урыны белән хәтта 2 градуска артып китүе көтелә. Август температура нормасына якын булачак, урыны белән 0,5 градустан артып китәчәк”, — дип ассызыклады синоптик.
Фото: vsegda-pomnim.com