+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 июнь 2022, 13:15

Башкортстанда - уңайлы интернет

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров видеоконференцэлемтә режимында республика Башлыгы тарафыннан 2022 елның февралендә "Инвестицион сәгать"тә хупланган «Уңайлы интернет 2.0» инвестицион проектын тормышка ашыру буенча йомгаклау карарын эшләү һәм кабул итү максатыннан киңәшмә үткәрде.

Башкортстанда - уңайлы интернетБашкортстанда - уңайлы интернет
Башкортстанда - уңайлы интернет

2022 елда проект кысаларында халыкны югары тизлекле интернетка тоташтыру өчен оптик элемтә линияләре 190 торак пункттан 42 мең йорт хуҗалыгы барлыкка килергә тиеш булган. - Кешеләр өчен Интернетка керү - ул аларның тормышын үзгәртү, барыннан да элек, сыйфат ягыннан, бу вакытны һәм ресурсларны экономияләү, мәгълүмат алу мөмкинлеге. Безнең Республика Башлыгы йөкләмәсе бар, һәм без, тотрыксыз икътисади ситуациягә карамастан, телекоммуникация җиһазлары белән тәэмин итүдә санкция киртәләрен үтәргә тиеш, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров. Проектны гамәлгә ашыру тәкъдиме белән «Башинформсвязь» генеральный директоры Сергей Нищев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, «Уңайлы интернет» проекты 2021 елда республика халкыннан бик күп уңай фикерләр алды, һәм аны тормышка ашыру вариантын тәкъдим итте.
Киңәшмә ахырында Андрей Назаров кертелгән төзәтмәләр нигезендә һәм билгеләнгән вакытка «Уңайлы интернет» проектын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты.

Фото: сайт правительства РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас