

Аның максаты - экологик активлыкны үстерү һәм гражданнарны әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына җәлеп итү. Башкортстан да бу чарага теләп кушылды. 5 июньдә республика халкы велосипедта, роликларда, самокатларда экоузышлар үткәрде. Күл һәм елга ярларын җыештыру, чистарту, экологик сукмак, лекция һәм эко-дәресләр, конкурсларда актив катнашты.
- Экология өлкәсе республика Хөкүмәте эшенең мөһим өстенлекле эшләре рәтендә булды һәм шулай булып кала да. Башка төбәкләрдәге кебек үк, Башкортстан өчен дә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре бик актуаль, ул хакимият, муниципалитетлар, предприятиеләр, җәмәгатьчелек һәм һәрберебезнең конструктив эшләвен таләп итә. Шуңа күрә безгә экологик эшләргә үсеп килүче буынны күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Безнең киләчәгебез бары тик бездән генә тора, - дип билгеләп үтте табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
Мәсәлән, Стәрлетамак шәһәрендә республика Экология министрлыгы, “Уфанет” хезмәткәрләре, “Җиңү волонтерлары” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары, студентлар һәм Стәрлетамак шәһәре хакимиятенең, предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр сәясәте бүлеге вәкилләре белән берлектә Стәрле елгасы ярларын каты коммуналь калдыклардан чистартты. Акция барышында яр буе полосасы һәм аның тирәсендәге территория чүп-чардан чистартылды. Барлыгы 100 капчыктан артык чүп-чар җыелды, 255 кеше әлеге акцияга кушылды.
Октябрьский шәһәре халкы да #МарафонЗеленыхДел Бөтенрусия экология акциясенә актив кушылды. Предприятие һәм оешмалар, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, мәктәп һәм балалар бакчалары, идарәче компанияләр, студентлар һәм мәктәп укучылары - барысы да җыелып, паркларны, урамнарны һәм сулык ярларын җыештырырга чыкты, чәчәкләр утыртты, Юрий Гагарин исемендәге паркны чистартты. Һәркем үз көче белән планета турында кайгыртуга көченнән килгәнчә өлеш кертте.
“Мир один на всех” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзалары йортсыз этләр өчен муниципаль приютка килде. Кунаклар маэмайларга азык-төлек, вольер һәм будкалар өчен түшәмәләр алып килгән. Җәмгыять әгъзалары приют волонтерларына 2650 сум акча җыеп тапшырды. Бу акчалар азык-төлек сатып алуга һәм этләрне дәвалауга тотынылачак.