

"Ашыгыч" тамгасы белән килгән хәбәрне Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системасы шимбә 4 июньдә теркәде. Стәрлетамакның Ходайбирдин урамындагы 89нчы йорттагы тулай торакта су диварлар буйлап ага, дип хәбәр ителде. Әлеге йортта торучылар, электр чыбыкларына су үтеп, нәтиҗәдә кыска ялганыш һәм янгын чыгуы ихтимал, дигән курку белдерде.
Проблеманы хәл итүгә Стәрлетамак хакимиятеннән коллегалар оператив кушылды. Шул ук көнне "Евросфера" идарәче компаниясе хезмәткәрләре авария урынына чыкты, су агу урынын тикшерде һәм ачыклады. Суны вакытлыча яптылар. Аны иртәгә төзәтәчәкләр.
Ни өчен без бу турыда язабыз? Проблеманы хәл итмәделәр бит әле. Бу постта без эшебез нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм күрелә, дип әйтергә телибез. Ләкин моңа охшаш хәлләрдә ЦУРга түгел, үз идарәче компаниягезнең диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Ә Стәрлетамактагы проблеманы хәл итүне без контрольгә алабыз. Барыгызга да яхшылык телибез!"