

Дүрт күптонналы фурада - су, төзелеш материаллары, кием-салым, медикаментлар һәм беренче кирәк-яраклар. Барлыгы 59 тонна. Кием-салым төялгән йөк машинасы Донецкига барачак, башка өч машина - Луганскига.
Чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Максим Забелин, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов катнашты.
- Башкортстанда яшәүчеләргә, барлык меценатларга зур рәхмәт әйтәсем килә, алар йөрәк чакыруы буенча ярдәмгә кушылды һәм бу гуманитар йөкне җыйды. Бу тагын бер тапкыр безнең бергә нацизм, тарих барышын үзгәртергә тырышучылар белән көрәшергә ярдәм итүебезне исбатлый. Имин юл, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, - диде Максим Забелин.
Фото: bashinform.ru