

Андрей Назаров җилләтү каналлары торышы быел мартта узган оператив киңәшмәләрнең берсендә тикшерелүен билгеләп үтте. Бу проблема язын, торак йортларны газ тәэминаты системаларыннан өзә башлагач, аеруча кискенләште. 1,5 меңнән артык кеше яшүче 50 күпфатирлы йортта газ сүндерелде. Су җылытуга һәм ризык әзерләүгә бәйле проблемалар килеп туды. Республика халкы канәгатьсезлек белдерде. Соңгы киңәшмәдә хәлне бетерү буенча тиешле карарлар кабул ителде. 3 июньгә 18 муниципаль берәмлектә 49 торак йорт газ тәэминатыннан өзелгән, бу 800 фатирдан артык дигән сүз.
Күпфатирлы йортларда газ тэминатын өзү очраклары артуның сәбәпләре, шулай ук җилләтү һәм төтен суырту системалары бозылган очракларын бетерү эшлен оештыру барышы турында торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, төтен чыгу морҗасы һәм җилләтү каналларының төзексезлеге проблемасы озайлы вакыт файдаланылган торак фондының күпчелекне тәшкил итү сәбәпле киңкүләм төсмер алды.
– Соңгы ике айда муниципалитетлар тарафыннан гомум җыелышлар үткәрелде; төтен чыгу һәм җилләтү каналлары торышын тикшерү, аларны дөрес итеп файдалану, хезмәтләндерү күрсәтү һәм ремонтлау мәсьәләсен хәл итү өчен комиссия төзелде; агымдагы, капиталь ремонт яисә реконструкциягә ихтыяҗ турында мәгълүмат булган күпфатирлы йортларның бердәм реестры формасы булдырылды; түләү документы формасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды, анда газ җиһазлары һәм аны файдалану вакыты турында мәгълүмат урнаштырылды, – диде Алан Марзаев.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, газ җиһазларын хәвефсез файдалануны тәэмин итүче мөһим фактор – җилләтү һәм төтен суырту җиһазлары системаларының техник торышын даими күзәтү. Ел саен уздырылучы чаралар планына төзәтмәләр кертү турында Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Артур Дәүләтшин сөйләде.