+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2022, 15:10

Үзбәкстан белән эшлекле килешүләр саны арта

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Үзбәкстан эшлекле даирәләре делегациясе белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәктә газ баллон җиһазларын, җиңел автомобильләр амортизаторларын җитештерү буенча уртак предприятиеләр булдыру, шулай ук автомобиль газ өстәмә компрессор станцияләре челтәрен үстерү

Үзбәкстан белән эшлекле килешүләр саны артаҮзбәкстан белән эшлекле килешүләр саны арта
Үзбәкстан белән эшлекле килешүләр саны арта


«ГазРесурс»ны гамәлгә куючысы Кудрат Абдуллаев Башкортстанда тормышка ашырылган инвестицион проектлар турында сөйләде.
«KIK»ның амортизаторлар җитештерү заводы директоры Шерзод Турсунов Башкортстанда шундый ук предприятие булдыру планнары турында сөйләде.
Үзбәкстаннан килгән инвесторлар белән очрашуда тау һәм төзелеш өлкәләрендә перспективалы проектлар турында фикер алыштылар.

Башкортстан Башлыгы профильле министрлыкларга һәм муниципалитетларга сәнәгать предприятиеләре төзү өчен Үзбәкстан партнерларына җир кишәрлекләре бирү, шулай ук алар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инвестпроектларны өстенлекле исемлегенә кертү мөмкинлеген карарга кушты.
– Безнең бурыч – инвесторларга проект документларын тиз арада рәсмиләштерүдә ярдәм итү, Башкортстанда эш урыннары булган яңа предприятиеләр булдыруга комачауламасын өчен, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Бу очрашу хакында Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә дә язган:
"Бүген Уфада Үзбәкстан эшлекле даирәләре делегациясен кабул итәбез. Бу илгә сәфәребезнең яңа эзләре буенча конкрет мәсьәләләр турында фикер алышабыз инде. Сүз төзелеш, нефть чыгару һәм эшкәртү, машина төзелеше өлкәсендәге проектлар турында барды. Үзбәкстаннан килгән инвесторлар безнең республикада газ баллоннары җиһазлары җитештерү буенча завод төзергә һәм газ автозаправкалары челтәрен үстерүне дәвам итәргә ниятли.

Әлеге проектларның һәрберсе турында җентекләп сөйләшәбез. Инде җир кишәрлекләре, документлар рәсмиләштерү белән ярдәм итәрбез дип килештек. Инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырачакбыз. Башкортстан делегациясенең Үзбәкстанга сәфәреннән КПД зур булыр дип көтелә. Эшне дәвам итәбез".

Фото: сайт Главы РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас