+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Июня 2022, 17:28

"Безгә җаваплы журналистика җитми"

Азат Бадранов бүгенге журналистика турында фикерләрен белдерде.

"Безгә җаваплы журналистика җитми""Безгә җаваплы журналистика җитми"
"Безгә җаваплы журналистика җитми"

Бүген Уфаның Конгресс-холл залында узган "Медиаҗыен» милли киңкүләм мәгълүмат чаралары форумында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов та катнашты.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге чынбарлыкта мәгълүмат никадәр коточкыч булса, ул шулкадәр популяррак.
- Ахыр чиктә ихлас һәм дөрес мәгълүмат бирүчеләр ота, өстәвенә, республика җитәкчелегенең киңкүләм мәглүмат чаралары белән мөнәсәбәтләрдә позициясе тулы хәбәрдарлык һәм ачыклык принцибында төзелә, - дип ассызыклады беренче вице-премьер. - Ләкин нәкъ менә җаваплы журналистика безгә бүген җитми.

Вакытлар үзгәрә, әмма киңкүләм мәгълүмат чараларының роле, Азат Бадрановның ныклы фикере буенча, җәмгыятьтә шундый ук таләп ителгән булып кала бирә.

- Чараны журналистлар яктыртмаса, димәк, ул гомумән булмаган, - дип йомгаклады ул.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас