+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Июня 2022, 04:40

“Безнең бурыч – шартлар тудыру”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров туризмны үстерү юнәлешендә бизнес белән активрак эшләргә чакырды.

“Безнең бурыч – шартлар тудыру”“Безнең бурыч – шартлар тудыру”
“Безнең бурыч – шартлар тудыру”
Агымдагы елның 4 аенда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе күләме узган елдагы шул чорга карата 105,7 процент тәшкил иткән. Республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә бу күрсәткечнең уртача Русия дәрәҗәсеннән артып китүен һәм Идел буе федераль округындагыга караганда югарырак булуын билгеләп үтте.

Төбәк җитәкчесе балалы гаиләләргә түләүләргә бәйле хәлне шәрехләде. Ул хәл тотрыклана, дип билгеләде һәм башкарылган зур эш күләме өчен социаль хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. “8 июньдә Русиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Социаль яклау һәм халыкка ярдәм күрсәтү хезмәтләренә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бу – алгы сызыкта торган хезмәткәрләр армиясе. Соңгы вакытта аларга зур эш йөкләнде. Барыгызны да котлыйбыз һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез”, – диде ул, республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Ивановага мөрәҗәгать итеп.
Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев чокырларны ремонтлау буенча районнар арасында аутсайдерларны атады. “Автомобиль юллары торышы өчен җаваплы җитәкчеләрдән җитешсезлек­ләрне бетерү буенча эшләрне тизләтүне сорыйм”, – диде министр.
Ул белдерүенчә, 6 июньгә, СКПДИдан алынган мәгълүматларга караганда, 19 мең 432 километр юл тикшерелгән. Аларда 128 мең 392 дефект ачыкланган, шуларның 100 мең 159ы, яки 78 проценты бетерелгән.
Башкортстанда, ел саен үткәрелә торган “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында 34 меңнән артык кеше тикше­релгән. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 119 кешедә – яман шеш авыруларына, 314ендә – шикәр диабетына, 10ында – туберкулезга, 1209 кешедә йөрәк-кан тамырлары авыруларына шик ачыкланган. Тикшергәннән соң, табиблар 600дән артык кешене республика дәваханәләренә өстәмә тикшерүләр үткәрү һәм госпитальләштерү өчен җибәргән.
– Коронавирус пандемиясе кимүгә таба бара, инфекция таралу коэффициенты да шактый түбән дәрәҗәдә кала. Әйтик, соңгы 30 көн эчендә республикада ковид белән авыручылар саны 67 процентка кимеде һәм соңгы атнада гына 5 процентка артты. Узган тәүлектә республикада 83 яңа авыру очрагы теркәлде. Төбәкнең барлык муниципаль районнары вакциналауның 80 процент дәрәҗәсенә җитте. Башкортстан бу күрсәткеч буенча Русиядә беренче урында тора, – диде сәламәтлек саклау министры.
Республика, шулай ук, Идел буе федераль округында туристик кешбэк программасы буенча турлар сату буенча да беренче урынны били. Узган ел белән чагыштырганда, Башкортстанда ял итүгә ихтыяҗ 53 процентка арткан. Агымдагы елда шифаханәләрдә язгы туристик кешбэк программасы буенча ял итүнең популярлыгы буенча Русия төбәкләре рейтингын әзерләгән Санатории-России.рф порталы әнә шундый белешмәләр китерә. Рейтинг быел Русия шифаханәләрендә язгы турларны сатуны анализлау нигезендә әзерләнгән.
Башкортстанда өстенлекле инвестпроектлар механизмы туризм өлкәсенә кагыла – хәзер кертемнәр күләме 100 миллионнан 10 миллион сумга кадәр киметелде. Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов билгеләп үтүенчә, өстенлекле проектлар өчен иң мөһим пре­ференцияләрнең берсе – җир участокларын торгларсыз алу.
Моннан тыш, төбәк властьлары туристик маршрутлар, балык тоту һәм этнотуризмны, глэмпингны үстерү, шулай ук кунакханәләр төзү һәм аларны модернизацияләү турында карар проектын әзерләгән.
“Күп чаралар бар, әмма бизнес белән активрак эшләргә кирәк. Кунакханәләр төзү — безнең эш түгел, безнең төп бурыч — шартлар тудыру. Гомумән алганда, ел яхшы башланды, объектив рәвештә бездә туристлар күп булачак, без моны аңлыйбыз, чөнки кешеләргә барыр урын юк. Аларга яхшы сервис күрсәтергә һәм тәэссоратлар белән баетырга кирәк, алар башка вариантлар ачылганда да безгә килсен өчен”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Үз вакытында күрсәтелгән дәүләт ярдәме белән аграрийлар куелган бурычны үтәде һәм язгы чәчүне иртәрәк төгәлли, моңа алар сатып алган заманча техника да ярдәм итте, дип белдерде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Үләннәр яхшы үсте һәм игенчеләр алдына ике еллык мал азыгы запасы хәзерләү бурычы куелды. Бүгенге көнгә 310 гектар мәйданда мал азы­гы культуралары чабылган. Мәләвез һәм Кырмыскалы районнарында печән һәм сенаж хәзерләү башланган.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров республика территориясендә пляжлар ачу турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул белдерүенчә, 2024 елга пляжлар санын ике тапкыр – 200гә кадәр арттыру планлаштырыла. “Соңгы биш елда пляжлар саны ике тапкыр артты: 68дән 137гә кадәр. Аларның 52се — елгаларда, 85е сусаклагычларда, күлләрдә һәм буаларда эшләячәк. Башкортстан Идел буе федераль округында ачык пляжлар саны буенча алдынгы урынны били. 2024 елга республикада кимендә 200 пляж булырга тиеш. Бу максатка ирешү өчен муниципалитетлар, эшкуарлар һәм оешмалар белән берлектә яңа урыннарда пляжлар ачу буенча эш оештырылды”, — диде Фәрит Гомәров.
Ул ассызыклавынча, сулыкларда кешеләр үлеменә юл куймас өчен муниципалитетларга су янында ял итү өчен инфраструктураны киңәйтергә һәм коену хәвефле булган һәм тыелган урыннарны даими контрольдә тотарга кирәк. “Быел, күреләчәк чараларны исәпкә алып, су объектларында үлүче­ләр саны кимүне фаразлыйбыз. Моңа шул исәптән өстәмә 27 яңа пляж ачылу белән дә ирешеләчәк. Бүген 91 пляж ачы­луга әзер”, — диде ведомство башлыгы.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас