- Агымдагы елда Юл фондының гомум күләме рекордлы санала һәм 32 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Узган елдагы белән чагыштырганда, бюджет ассигнованиеләре күләме 11 процентка арткан. Юл төзелеше эшләре тулы көчкә бара. Икътисади чикләүләр шартларында республикада юл төзелеше темпларын һәм срокларын саклап калу мөһим, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков хәбәр иткәнчә, 2022 территориаль заказ кысаларында түбәндәге эре һәм мөһим объектлар гамәлгә ашырыла:
Бөре - Тастүбә - Сатка автомобиль юлын реконструкцияләү, Башкортстанның Дуван һәм Караидел районнарында 168,35 чакрым арада; Уфа шәһәреннән федераль әһәмияттәге М-5 "Урал" автомобиль юлына яңа юл салу;
Зинино бистәсендә транспорт чишелеше төзү. I этап;
«Урал» М-5 автомобиль юлындагы транспорт чишелешеннән Нугай шоссесына кадәр өлешен төзү;
Воровский урамы буйлап Агыйдел күперенә капиталь ремонт ясау.
Фото: pravitelstvorb.ru