+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июнь 2022, 06:19

Заманына карата - гадел фикер, дөрес сүз

"Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Республикасының "Медиаҗыен" форумы ачылды. Ул "Медиаиндустрия һәм яңа шартлардагы журналистика" темасына багышланган.

Заманына карата - гадел фикер, дөрес сүзЗаманына карата - гадел фикер, дөрес сүз
Заманына карата - гадел фикер, дөрес сүз

Узган елда республика киңкүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлары "Медиаҗыен" форумы кысаларында актуаль проблемалар турында фикер алышу өчен Гафури районында җыелган иде. Ә быел бу чара өчен башкаланың иң мәһабәт иҗтимагый һәм мәдәни үзәге сайланды.

Форумның осталык дәресләре балалар журналистикасы, патриотик тәрбия, тапшырулар, матбугат, санлы медиалар, милли матбугат чаралары темалары буенча узачак.

"Милли матбугат чаралары яңа шартларда" платформасы республика киңкүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләрен һәм журналистларын җыячак. Алар үз туган телләрендә киңкүләм мәгълүмат чараларының үсеш перспективалары турында фикер алышачак. Нәтиҗәдә, җәмгыятьтә патриотик дискурсны формалаштыру контекстында аларны үстерү концепциясен эшләү булачак", - дип хәбәр иттеләр чараны оештыру башлангычы белән чыккан Бөтендөнья башкортлары корылтае матбугат хезмәтендә.

Чараны аның модераторы, Дәүләт думасы депутаты, «Бөтендөнья башкортлары корылтае» иҗтимагый берләшмәләре Халыкара берлеге Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова ачты. Ул биредә катнашучылар, кунаклар белән таныштырды һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка сүз бирде.

Башкортстан Башлыгы журналистиканың хәзерге заманда тоткан урынын югары дип билгеләде. "Без ни генә эшләргә теләсәк тә, сез бу хакта язмасагыз, сөйләмәсәгез, күрсәтмәсәгез, ул тормышка ашмаячак. Пандемия заманында бу бигрәк тә ачык чагылды. Хәзер дә илдәге, дөньядагы вәзгыятьтә дөрес сүз, аек акыл, ә кайчагында хәтта журналистның шәхси батырлыгы да кирәк", - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас