+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 июнь 2022, 13:50

Эшкуарлар өчен бизнес-кейслар әзерләнде

Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясенә инвесторлар җәлеп итү өчен Башкортстан Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәмендә бизнес-тәкъдим әзерләнде - әзер туристик маршрут, ул Нефтекама, Агыйдел шәһәрләрен, Яңавыл, Тәтешле, Балтач, Борай, Калтасы районнарын үз эченә ала. Үсеш корпорациясе исәпләп чыгарганча, әлеге проектның бюджеты 33,8 миллион сум тәшкил итәчәк, 18 яңа эш урыны булдырылачак.

Эшкуарлар өчен бизнес-кейслар әзерләндеЭшкуарлар өчен бизнес-кейслар әзерләнде
Эшкуарлар өчен бизнес-кейслар әзерләнде

- Туризм кебек тармакта базарга чыкканда хәлне бәяләү, авырлыкларны алдан күрү һәм гамәлләрне берничә адым алга планлаштыру аеруча мөһим. Әзер бизнес-кейслар республиканың кунакчыллык индустриясе өчен бик яхшы карар булырга мөмкин, - диде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Проектның максаты - туристлар агымын җәлеп итү, Башкортостан Республикасының төньяк-көнбатышында туризмны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас