+20 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 июнь 2022, 14:10

Эшкуарлар өчен уңайлы шартлар мөһим

Башкортстан Республикасында Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәргәндә үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар.

Эшкуарлар өчен уңайлы шартлар мөһимЭшкуарлар өчен уңайлы шартлар мөһим
Эшкуарлар өчен уңайлы шартлар мөһим

- Эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга комачаулый торган искергән, артык таләпләрне бетерү максатларында Вәкаләтле вәкил даими рәвештә республика һәм муниципаль норматив хокукый актларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру процедураларында катнаша. Вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре тарафыннан экспертиза уздырыла, аларның нәтиҗәләре буенча тиешле бәяләмәләр әзерләнә. Башкортстан Республикасы эшкуарларының яртысына якыны Уфада эшчәнлек алып бара, алар өчен максималь уңайлы һәм имин шартлар булдыру мөһим, - дип шәрехләде Флүр Әсәдуллин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас