+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 июнь 2022, 17:45

Красный Лучта асфальт заводы эшли башлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Красный Лучта асфальт заводы эшли башладыКрасный Лучта асфальт заводы эшли башлады
Красный Лучта асфальт заводы эшли башлады

"Минем белән янәшә - Вадим Мулланур улы Ханов, Мишкә районы буенча ДРСУ участогы башлыгы. Биредә, Красный Лучта, ул хезмәт командировкасында - "Башкиртавтодор"ның 25 хезмәткәре исәбендә юлларны торгызырга ярдәм итә.

Хәзер юл эшләре тизрәк барачак - бүген без Башкортстаннан алып килгән асфальт заводын эшләтеп җибәрдек. Аны монтажлаганчы, чокырларны ремонтлау белән шөгыльләндек - озак еллар монда хәтта моны да эшләмәгәннәр.

Донбасс җиренә тынычлык килер дип ышанам. Ә безнең республика шәһәрләрне тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк. Вадим Мулланур улына һәм бирегә йөрәк кушуы буенча килгән һәркемгә рәхмәт!" - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Фото: "Вконтакте"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас