+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 июнь 2022, 10:15

ЦУР: "Без республика сулышы белән яшибез" (видео)

Республика белән идарә итү үзәге журналистларның "Медиаҗыен-2022" форумына карата үз фикерен белдерә.

ЦУР: "Без республика сулышы белән яшибез" (видео)ЦУР: "Без республика сулышы белән яшибез" (видео)
ЦУР: "Без республика сулышы белән яшибез" (видео)

- Без дә "Медиаҗыен-2022" форумы рухын тулысынча сеңдердек. БСТ каналындагы "Сәлам" программасында Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев форум нәтиҗәләре буенча төп нәтиҗәләр турында сөйли.

- Журналистикада бюджет урыннары өстәлгән - без моңа бик шат. Киңкүләм мәгълүмат чараларындагы кадрлар сәясәтендә яңа борылыш бик кирәк иде. Узган форум, 2021 ел нәтиҗәләре буенча башкарылган эш бит бу!

- Район гәзитләре ябылмый. Бу безнең өчен бик мөһим, бу безне борчый, чөнки әлеге тармакта күп кеше эшли. Әмма аларның векторы үзгәрә, бу аңлашыла. Яңа вакыт яңа форматлар таләп итә.

- Социаль челтәрләр бик кирәк иде, хәзер яңа мәйданчыклар барлыкка килде. Форумда төрле дәрәҗәдәге белгечләр осталык дәресләре үткәрде. Бу бик яхшы.

- Шул ук вакытта без социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәме белән котладык. Чыннан да, аларның эше җиңелләрдән түгел.

Ахырдан, тыйнак кына - бездә дә зур булмаган бәйрәм. Безнең яңа бинага күчкәнгә - бер ел.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас