+23 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 июнь 2022, 13:12

Башкалабыз тарихы һәркемгә кадерле

Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында башкаланың Октябрь революциясе урамы билгеләнгән территорияләр реестрына кертелде, шул исәптен 17 һәм 19 санлы йортлар - архитектура һәйкәлләре дип танылган торак булмаган объектлар исәбенә.

Башкалабыз тарихы һәркемгә кадерлеБашкалабыз тарихы һәркемгә кадерле
Башкалабыз тарихы һәркемгә кадерле

25 апрельдә Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Уфа шәһәре хакимиятенә әлеге йортларның фасадларын реконструкцияләү эшләре башланганчы ачу мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Хәзерге вакытта биналар авария хәлендә: фасадлар, шулай ук корылмаларның башка өлешләре җимерелә башлады. Әлеге объектлар янында, нигездә, көн саен мәктәпкә баручы балалардан торган интенсив җәяүлеләр трафигы бар. Якын-тирә территория тимер турникетлар белән өлешчә капланган, әмма, кызганычка каршы, бу җитәрлек түгел», - дип язылган хатта.

3 июньдә Уфа мэриясеннән түбәндәге җавап алынды:
"Уфа шәһәре хакимиятенең Тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе мәгълүматлары буенча, Октябрь революциясе урамы буенча 17, 19 санлы торак йортларны күчерү башкарыла. Әле 17нче йорт тулысынча күчерелгән, 19нчы йортта 5 фатир күчерелгән. Бәхетсезлек очракларына юл куймау һәм Октябрь революциясе урамы буенча 17нче йорт янында гражданнарның хәвефсез үтүен тәэмин итү максатыннан тротуарда кисәтүче табличкалар куелган. 19нчы йортның тышкы стеналарында җәяүлеләр өчен куркыныч тудыручы участоклар ачыкланмады".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас