+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 июнь 2022, 05:20

Бәйрәмнәргә җылытырмы?

Төбәк синоптиклары озак көтелгән җылы көннәр кайчан киләчәген фаразлады.

Бәйрәмнәргә җылытырмы?Бәйрәмнәргә җылытырмы?
Бәйрәмнәргә җылытырмы?

“Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү” буенча Башкортстан идарәсе башлыгы Вилора Горохольская бәйрәм ялларындагы һава торышы турында сөйләде һәм республикага күптән көтелгән җылылык кайчан киләчәгенә фаразларын бирде.

Эксперт сүзләренә караганда, алдагы озын ялларда кулчатыр һәм резин итекләр турында онытырга иртәрәк әле, чөнки җылы һәм коры һава торышын көтәргә кирәкми.

“Күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар саклана, урыны белән яшенле яңгырлар явачак, әмма аларның интенсивлыгы кимиячәк. Җил төньяк-көнбатыштан, көчәючән. Һава температурасы төнлә + 8+13, көндез аязытканда +17, +22 градуска кадәр җылытачак. Шәһәр көне, 12 июньдә, иң салкыны булачак: һава температурасы төнлә +7, +12, көндез +14, +19 градус чамасы гына торачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Аның каравы 14 июньнән һава температурасы +25кә кадәр җылыту көтелә, явым-төшем кимиячәк», — дип сөйләде ул “Россия 24. Башкортостан" телеканалында.

 

Фото: photogeek.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас