

Радий Хәбиров журналист һөнәренең республика үсешендәге һәм анда яшәүчеләрне туплаудагы мөһим ролен билгеләде.
– Власть һәм журналистиканың үзара хезмәттәшлеге – бик мөһим мәсьәлә. Чөнки без, һөнәри төпле аңлату эшләреннән башка һәм ул эшне яктыртмыйча торып, каршыбызда торган мәсьәләләрне хәл итә алмыйбыз. Соңгы ике ел эчендә без киңкүләм мәгълүмат чаралары белән бергә җитди сынау үттек. Коронавирус инфекциясе таралган чорда эпидемиологик чикләүләрнең эчтәлеген, коллектив иммунитетка ирешү өчен вакцина ясату мөһимлеген халыкка аңлаттык. Һәм без бүген бергәләп Президентыбыз Владимир Путин эшчәнлеген, Русиянең тышкы сәяси курсын, дәүләтебезне нацизмнан саклау өчен Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрүне хуплыйбыз. Бу бурычларны уңышлы хәл итүдә журналистларның эшчәнлеге аеруча мөһим, – диде ул.
Республика җитәкчесе пандемия чорын, шулай ук Украинадагы махсус хәрби операцияне объектив яктырткан журналистларга рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе урман янгыннарын бетерүдә көрәштә, социаль проектларны оештыруда ярдәм күрсәткән, катлаулы тормыш хәлендә калучыларга булышкан журналистларга да җылы сүзләрен җиткерде.
– Донбасста Башкортстаннан күпләр эшли. Алар – табиблар, төзүчеләр, Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәм итүче волонтерлар, зыян күргән торак пунктларны тергезүчеләр. Бу – бик мөһим бурыч, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, Башкортстан Донбасска гуманитар ярдәм белән ун колонна җибәрде. Безнең киңкүләм мәгълүмат чараларының профессиональ эше нәтиҗәсендә халык бу эш турында объектив мәгълүмат ала.
Радий Хәбиров Башкортстанда халыкара дәрәҗәдә үткән күләмле чараларны яктыртуга аерым тукталды. Алар арасында былтыр үткәрелгән Бөтендөнья фольклориадасы, Юниорлар арасында дөнья беренчелегенә спорт көрәше ярышлары, WorldSkills Russia милли чемпионаты финалы, Халыкара малтабарлык атналыгы аталды.
– Уңай вакыйгаларны яктырту – хәзерге шартларда журналистлар өчен катлаулы бурыч. Сез ил һәм республика икътисады үсеше, төрле проектлар һәм чаралар турында сөйлисез. Кешеләр, һичшиксез, бу хакта белергә тиеш. Бу үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен, яшь егетләр һәм кызлар чын патриот булып үссен өчен дә кирәк, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Ышанам ки, без бүгенге сынауларны уңышлы узарбыз, һәм тиздән безгә күп кенә халыкара проектлар һәм вакыйгалар үткәрү заманы кайтачак.
Чыгышы ахырында Радий Хәбиров редакцияләр коллективларына Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын һәм социаль өлкәсен саклап калуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук киңкүләм мәгълүмат өлкәсендә иң яхшы белгечләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Шул ук көнне хезмәттәшебез, сәясәт бүлеге мөдире Фәнүз Хәбибуллин Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинның Рәхмәт хатына лаек булды. Югары бүләкне республика
Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев тапшырды.
Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, форумда чыгыш ясап, хәзерге чынбарлыкта мәгълүмат никадәр коточкыч булса, ул шулкадәр популяррак булуын да билгеләп үтте.
– Әмма ахыр чиктә ихлас һәм дөрес мәгълүмат бирүчеләр ота, республика җитәкчелегенең киңкүләм мәгьлүмат чаралары белән мөнәсәбәтләрдә позициясе дә тулы хәбәрдарлык һәм ачыклык принцибында төзелә, – дип ассызыклады беренче вице-премьер.
Резида ВӘЛИТОВА.