

Төбәк җитәкчесе “Уфа бәйрәме” фестивале мәйданчыгында булды, республика халкын бәйрәм белән котлады һәм укуда, спортта һәм класстан тыш эшчәнлектә аеруча зур уңышларга ирешкән республика укучыларына Русия Федерациясе гражданы паспортларын тапшырды.
- Хөрмәтле уфалылар! Барыннан да элек сезне Русия көне - безнең гаять зур һәм бөек дәүләтебез бәйрәме белән котлыйм. Сезне Уфа көне белән тәбрик итәм. Бу - безнең яраткан кешеләребезнең кояшлы шәһәре. Ике елдан Башкортстан башкаласы зур юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу вакытка кадәр без һәр көнне шәһәрне яхшыртачакбыз, матуррак итәчәкбез. Һәм, әлбәттә, бүген милли героебыз Салават Юлаевның туган көнен дә билгеләп үтәбез, - диде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров шәһәрнең тарихи үзәгендә оештырган «Уфа бәйрәме» фестивалендә булды. Тематик мәйданчыкларны Ленин урамында оештырганнар, ул бер көнгә җәяүлеләр йөри торган урамга әйләнде.
Төбәк җитәкчесе Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү-коткару техникасын карады.
Радий Хәбиров «Форма изгиба» ачык конкурсында тәкъдим ителгән агачтан иң яхшы скульптуралар күргәзмәсе белән танышты. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев скульптураларны әзерләгәндә җәмәгать урыннарын төзекләндерү максатында киселгән авария хәлендәге агачларны файдаланулары турында сөйләде. Конкурста профессионаллар һәм һәвәскәрләр катнашкан. Үз эшләрендә алар башкорт эпосы һәм геройларын сурәтләгәннәр.